Хорде Авеста (кече Авеста) — Зәрдөштлек догалары булган Авеста өлешләренең берсе. Кече Авеста текстында 101 Ходай исеме китерелгән, биш кат дога уку кушыла. Текст Аһура Мазданы олылый һәм Ариманны каргый. Ходай Язаталар, Кояш, йолдызлар, су, җир, ут, терлек, металлар, үсемлекләр һәм кешене барлыкка китерүче буларак тасвирлана. Шулай ук Митрага, һәм Тиштрия (Сириус) һәм Ванант йолдызларына ихтирам күрсәтелә.. Догаларда байлык, сәламәтлек һәм законлы нәсел сорала.. Текстта шаһиншаһ Кей Виштаспа һәм Зәрдөштнең кияве Джамаспа алкышлана. Искәрмәләр
Сылтамалар Хордэ Авеста
Төркем:Зәрдөштлек текстлары Төркем:Авеста