Вануатуда ислам (, бисл. Islam in Vanuatu, , ) ― азчылык дине, онлайн-бәяләүләр буенча, илдә якынча 1000 мөселман яши . Вануату мөселманнарының күпчелеге сөнниләр, шулай ук 2005 елда нигез салынган әхмәдия җәмгыяте бар .
Тарих 1978 елда ислам динен кабул иткән Генри ‹Хөсәен› Набанга (Henry ‹Hussein› Nabanga) Вануатуда иң танылган мөселманнарның берсе була. Ул 1973 елда тәрҗемәчеләр курсына Һиндстанга барган, шунда ислам дине нигезләрен өйрәнгән. Хөсәен Набанга ― аз санлы Меле халкы вәкиле һәм Вануатуда ислам динен беренче кабул итүчеләр булып меле кабиләсе халкы тора (алар кечкенә генә Имере Тенуку утравыннан чыккан) . Хәзер мөселманнар Вануату утрауларының күпчелегендә бар.
2007 елда Вануатуда 200гә якын җирле халык вәкиле ислам динен кабул иткән, башкаладан читтәге утрауларда мәчетләр барлыкка килгән . Исламны беренче булып җирле кабилә юлбашчылары кабул итә, аңа гаилә әгъзалары һәм кабиләнең башка әгъзалары иярә .
Ислам оешмасы Хәзерге вакытта дини мәсьәләләр белән шөгыльләнүче теркәлгән Вануату Ислам җәмгыяте (Vanuatu Islam Society) бар, меле авылыннан Мөхәммәд Садыйк Самбо (Muhammad Sadiq Sambo) җәмгыятьнең президенты, Мостафа Келоас (Mustapha Keloas) җәмгыятьнең генераль секретаре булып тора Muslims in Vanuatu.
Мәчет Вануатудагы беренче мәчеткә 1992 елда ил башкаласы Порт-Вила читендә меле авылында нигез салына. Шулай ук тагын бер мәчет, намаз уку урыны бар. Мөмкинлеге булган Вануату мөселманнарының балалары дини белемне Фиджига барып үзләштерә.
Сылтамалар International Religious Freedom Report 2004 Marc Tabani, « L’islam des musulmans de Tanna (Vanuatu) », L’Homme, 233 | 2020. URL : http://journals.openedition.org/lhomme/36746 ; DOI : https://doi.org/10.4000/lhomme.36746
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Океанлыкта ислам Төркем:Вануатуда ислам