Шулай ук «Вакыт» газетасы мәкаләсен карагыз «Вакыт» ― Чуашстанның татар телле иҗтимагый-сәяси газетасы. Комсомол районы үзәге Комсомол авылында нәшер ителүче, республикада бердәнбер татар газетасы. 1996 елның 18 июненнән Чуаш Республикасы территориясендә яшәүче татар халкы өчен чыгарыла. Атнага бер мәртәбә шимбә көнне нәшер ителә. 2002 елдан 2004 елның июнь аена кадәр газета Чабаксарда «Хыпар» нәшрият йорты каршында чыгарылган О нас. Сайт газеты «Каçал ен».

Тарих

Чуашстан президенты Н. В. Федоровның 1994 елдагы указы белән булдырылган Вакыт. Официальный портал органов власти Чувашской Республики, 23.04.2004.

«Вакыт» газетасы Чуаш Республикасының Батыр районы үзәге Батыр авылында 1996 елда район газетасы типографиясендә чыга башлый Республиканской татарской газете "Вакыт" - 10 лет. komsml.cap.ru, 14.09.2006.

Укучыларны Чуашстан татарларының тормышы, мәдәни традицияләре, дини бәйрәмнәре һәм кануннары, көнкүреше белән таныштыруны максат итеп куя. Газета битләрендә республика тормышы яктыртыла, төрле регионнарда һәм илләрдә яшәүче татарлар турында материаллар бастырыла. Чуашстан татарлары турындагы яңалыкларга аерым игътибар биреләРифат Каюмов. Чувашия татарлары үзләренең «Вакыт» газетасына хакимияттән ярдәм сорый. Татар-информ, 17.03.2021.

Газетаның сыйфатын күтәрү һәм аның тиражын арттыру максаты белән, Чуаш Республикасы Министрлар Кабинеты 2002 елда «Вакыт» татар газетасы редакциясен «Хыпар» нәшрият йортына кушарга карар итә. 2002 елдан 2004 елның июнь аена кадәр газета Чабаксарда чыгарыла Татарлар күмәкләп яшәүче районнардан еракта, Чабаксарда нәшер ителүе газетаның тиражы кимүгә китерә. Башкалада әзерлекле кадрлар булмау сәбәпле, газета Комсомол районы үзәгенә күчерелә Вакыт. Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте сайты.

2004 елның июлендә Чуаш Республикасының «Комсомол районы редакциясе» автономияле учреждениесе «Вакыт» республика татар газетасын үз канаты астына ала.

2011 елдан «Вакыт» газетасы «Татмедиа» белән хезмәттәшлек итә. Шул вакыттан бирле газетада айлык кушымта (вкладыш) барлыкка килә, башта кушымта исеме «Атна вакыйгалары» дип, 2014 елның гыйнварыннан «Без - бергә» дип атала.

Атнага бер мәртәбә шимбә көнне, телетапшырулар программасы белән 6 кара-ак полосалы булып нәшер ителә.

2008 елдан «Вакыт» газетасында «Гөлистан» рубрикасы чыга. Хәзерге вакытта «Гөлистан», аерым газета буларак, республиканың мөселман җәмгыятьләрендә тарала. Тиражы 999 данә Гулистан. Духовное управление мусульман Чувашской Республики.

Мөхәррирләр «Вакыт» газетасының беренче мөхәррире Риназ Гайфин була (1996―1998), аннары коллективны Рамил Кеметов җитәкли (1999―2001), аны Вазыйх Хөснетдинов (мөхәррир ) алыштыра.

Комсомол районында: Фәрит Гыйбатдинов (июль, 2004 ― гыйнвар, 2007), Гөлия Ярхунова (февраль, 2007 ― июнь, 2008), Ләйсән Сенатулла кызы Гайнуллина (июнь, 2008 ― июнь, 2010), Миннегөл Гаяз кызы Гафурова (июнь, 2010 ― август, 2013), Гөлия Рәшит кызы ГинатуллинаГелия Гинатуллина. ВКонтакте (2013 елның сентябрь аеннан ― ).

Редакциядә 2 штат (элек редактор һәм компьютерда җыючы һәм версткалау операторы, 2021 елда ― редактор һәм машина йөртүче).

Таралу Иҗтимагый-сәяси басма буларак, Комсомол районында һәм күрше районнарда таратыла. Газетаны эшмәкәрләр ярдәмендә мәчетләргә һәм мәктәпләргә яздыралар.

Сылтамалар Республиканская татарская газета «Вакыт». Официальный сайт (старая версия) Комсомольской районной газеты «Каçал ен» «Вакыт» газетасы. ВКонтакте Чувашия татарлары газетасы Вакыт. Одноклассники

Моны да карагыз «Авангард» газетасы «Каҫал ен» газетасы

Искәрмәләр

Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Чуашстан гәҗитләре Төркем:Татарстаннан читтәге татар гәҗитләре