Курчак сатыш <center>Уенчылар саны 5 тән күбрәк <center>Уйнау урыны ишегалды <center>Физик активлык түбән
Курчак сатыш — татар балалар драма уены.
Уйнау тәртибе Бер бала кибетче, берсе Тукран, калганнары курчаклар була. Кибетче курчакларга исемнәр куша һәм һөнәрләрен әйтеп чыга. Шуннан соң Тукран килә дә:
— Тук-тук!
— Кем бар?
— Тукран.
— Нәрсә кирәк?
— Курчак.
— Кереп кара.
Тукран керә. «Менә бусын алам, — дип, бер курчакка төртеп күрсәтә. — Исеме ничек?»
Кибетче курчакның заводной рычагын бора. Курчак үзенең исемен әйтә.
— Һөнәре нинди? — ди Тукран.
Курчак үзенә өйрәткән һөнәрен Тукранга күрсәтә. Тукран алырга була, тик аның акчасы булмый. Ул акча алырга кайтып китә. Кире килә дә кибетчене алдый: «Өегез яна!» яисә «Кунаклар килгән!» — дип кычкыра. Кибетче чыгып чаба. Тукран теге курчакны алып китә. Кибетче килә дә курчаклардан югалган курчакның исемен әйтеп сорый. Курчаклар «Базга салдык, качырдык», — дип алдалыйлар. Тагын Тукран килә. Шулай итеп уен курчаклар урланып беткәнче дәвам итә.
Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
Төркем:Драма уеннары Төркем:Татар уеннары