Баланың гемолитик авыруы тугач та, беренче сәгатьләрдә, беренче көндә беленә. Бу халәт резус-фак торсыз анадан туган резус-факторлы балада күзәтелә. Яралгының эритро цитларында булган резус-фактор плацента аша әнисенең канына кергәч, анда антитәнчекләр — антирезус-агглютиногеннар барлыкка килә. Бала туганда алар яралгының яки туган баланың канына кереп аның эритро цитларында агглютинация (бактерияләр, эритроцитлар, лейкоцитлар һ.б күзәнәкләрнең укмашуы) гемолиз һәм азканлылыкка китерә. Яңа туган бала һәр 1000 баланың 2-5 есендә гемолитик авыру барлыкка килү күзәтелә.
Искәрмәләр
Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Педиатрия