Монтсерратта ислам (, ) ― азчылык дине. Пью тикшеренү үзәгенең () 2009 ел өчен хисабы буенча, Ислам тарафдарлары Монтсеррат халкының (4 649 кеше, 2018 елга) 0,1 % ын тәшкил итә) Demographics. Muslimpopulation. pewforum.org .
2001 елда АКШ Үзәк разведка идарәсе мәгълүматы буенча, Монтсерратта төп дин ― христианлык (протестантлар 67,1 %, шул исәптән англикан чиркәве тарафдарлары 21,8 %, методистллар 17 %, илленчеләр 14,1 %, җиденче көн адвентистлары 10,5 % һәм Илаһ чиркәвенә табынучылар 3,7 %), католиклар 11,6 %, растафарилар 1,4 %, башка диннәр 6,5 %, атеистлар 2,6 %, диннәрен күрсәтмәгәннәр 10,8 % Montserrat. Facts, Map, & History. Encyclopædia Britannica.
Тарих 1660-еллардан утрауда французлар булдырган плантацияләрдә шикәр камышы үстерелә, аларны үстерү һәм эшкәртү өчен Африкадан күпләп коллар китертелә. Шул чорда утрауга беренче мөселманнар аяк баса. 1678 елда колларның гомуми саны 1 мең кеше булса, 1800 елда 7 меңгә җитә, кара тәнлеләр сан буенча ак тәнлеләрне күпкә узып китә. 1783 елдан Монтсеррат тулысынча Бөекбритания кул астына күчә. 1834 елда Берләшкән корольлек колонияләрендә коллык бетерелгәч һәм XIX гасырда бөтен дөнья буенча шикәргә бәяләр төшү сәбәпле, утрауда сәнәгать масштабында лайм үстерелә һәм атаклы Монтсеррат лайм согы җитештерелә башлый. Җирләр яңа күчеп килүчеләргә сатып бирелә һәм лайм үстерү хуплана History of Montserrat. Encyclopædia Britannica. 1995 елның 18 июлендә янартавы уянып, ата башлагач, утрауның көньяк өлешенә, шул исәптән башкала зур зыян килә, ил халкының 2/3 өлеше утрауны ташлап китә (күрше Антигуа, Кариб диңгезе бассейны илләренә, Бөекбританиягә) .
Моны да карагыз Америкада ислам Бөекбританиядә ислам
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Америкада ислам Төркем:Монтсерратта дин Төркем:Бөекбританиядә ислам