Алия Наил кызы Арсланова (30.04.1980; Куйбышев өлкәсе, Камышлы районы, Яңа Ярмәк авылы — 12.02.2021;Безвременно скончалась наша коллега Алия Наиловна Арсланова… / Хезмәттәшебез Алия Наил кызы Арсланова вакытсыз вафат… Самар өлкәсе, Самар) — татар язучысы, журналисты, «Бердәмлек» Самар өлкә татар газетасы хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самара татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы.Алия Арсланова турында уртаклашыр хатирәләр күп…

Биографиясе Алия Наил кызы Арсланова 1980 елның 30 апрелендәСамар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы, «Бердәмлек» газетасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе Алия Наил кызы Куйбышев өлкәсе Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында туа. Авылда урта мәктәпне тәмамлый.

Югары уку йортын тәмамлагач башта Самара шәһәрендә мәктәптә психолог булып эшли, шул ук вакытта журналистика, редакция эше белән мавыга. “Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталы журналына да, сайтына да яза. Өлкә татар «Туган тел» оешмасының шура әгъзасы була.

2015 елның маеннан «Бердәмлек» газетасының журналисты булып эшли башлый.

2019 елда Самара шәһәрендә «Шатлык» татар балалары клубын оештыра,Сизгер җанлы кеше иде ул. анда йөрүчеләрне татар теле, гореф-гадәтләре, мил­ли бәй­­рәмнәр бе­лән таныштыра, әдәби һәм мәдәни тәр­бия чаралары үткәреп килгән.

2020 елның 22 декабрендә хастаханәгә ята, бер атнадан реанимациягә эләгә.Интертат: «Ике баласы әнисез калды» — Самара газетасы журналисты Алия Арсланова ковидтан вафат. 2021 елның 12 февралендә 40 көн реанимациядә ятканнан соң коронавирус авыруыннан һәлак була.

2021 елның 13 февралендә, туган Яңа Ярмәк авылында җирләнә.Алиябезнең юклыгына әле дә күңелебез ышанмый…

Гаиләсе

Ире — Рәмис, полиция хезмәткәре, подполковник, ике баласы — кызы Карина һәм улы Әмир.

Әнисе — Зөлфия, Камышлы районы Яңа Ярмәк авылы фельдшеры, балаларын ялгыз үстерә, әтисе — Наил Шәяхмәтов.Бөтен авыл халкы аңа мең рәхмәтләрен җиткерә!

Игезәк сеңлесе Лилия — эпидемиолог, әбисе — Әлфия, укытучы булган.

Библиография Китаплары:

А. Арсланова. «Әмин маҗаралары һәм башкалар». Р. Нуретдинова. ред. «ООО Слово» нәшр. Самар. 2022.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Алия Арсланова бәете.

Төркем:Татар язучылары Төркем:Камышлы районында туганнар Төркем:Шәхесләр:Самар өлкәсе Төркем:Самарада вафатлар Төркем:Татар журналистлары