Ямайкада ислам (, ) – азчылык дине. Кайбер чыганаклар, мөселманнарны 5 400 кеше дип исәпли WARTA SEJARAH: ISLAMISASI DI BAGIAN-BAGIAN AMERIKA TENGAH (ЯҢАЛЫКЛАР ТАРИХЫ: ҮЗӘК АМЕРИКАНЫҢ КАЙБЕР ӨЛЕШЛӘРЕНДӘ ИСЛАМЛАШТЫРУ), ил статистикасы 1 513 кеше дип күрсәтә . Ямайкага беренче мөселманнар Африкадан коллар сыйфатында китерелгән. Америка кыйтгасына һәм Кариб диңгезе бассейнына Африкадан (Гана, Нигерия, Мали, Бенин һ. б.) китерелгән кара тәнлеләрнең күбесенең дине ― ислам булган. Соңрак Көньяк Азиядән (күбесенчә, Һиндстаннан) килгән мөселманнар өстәлгән. Мөселманнарның күбесе ― сөнниләр, азчылыгы – әхмәдияләр.

Ямайка халкының 68,9 % ы – христианнар (64,8 % ы протестантлар, 2 % ы католиклар). 21,3 % ы – бернинди дә дин тотмаучылар, 6,5 % ы – башка диннәр (Бәһаи, мормоннар, Буддачылык, Һинд дине, Ислам, Яһүд дине һ. б.) тарафдарлары. Ямайкада чиркәү дәүләттән аерылган. Ил Конституциясе дин тоту иреген гарантиялиInternational Religious Freedom Report 2017 Jamaica US State Department, Bureau of Democracy, Human Rights, and Labor..

Тарих Ямайкага китерелгән беренче мөселманнар вакытында әсир ителгән Көнбатыш Африка маврлары булган, аларны коллар белән сәүдә итүчеләргә тапшырганнар, сәүдәгәрләр, корабларга төяп, Америка кыйтгасына, шул исәптән, Ямайкага китергән Kettani, A. (1986). Muslim Minorities in the World Today. London: Mansell Publishing.

XVIII гасыр ахырында һәм XIX гасыр башында язылган эшләрендә һәм Ямайка мөселман коллары һәм аларның хәле турында еш язалар. Аларның күбесе этник төркемнәрне көч кулланып катнаштыру аркасында, ислам тәңгәллеген югалткан. Мандинка, Фула, Сусу, Ашанти һәм Хауса этник төркемнәре вәкилләре, Ямайка плантацияләрендә кол булып эшләп, ислам гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша. Коллык тыелган вакытка, элекке мөселманнарның күпчелеге үз диннәрен югалта, һәм азат ителгән коллар үзләренең элекке колбиләүчеләре диненә – христианлыкка күчә. Кайбер мөселман коллар Африкага әйләнеп кайткан яки Латин Америкасының башка илләренә күчеп киткән, Ямайкада калганнары яшерен рәвештә үз диннәрен тоткан.

1845–1917 елларда Ямайкага күчеп килгән 37 000 һиндстанлы мөһаҗирләр арасында 16 % ы мөселман булган. 1915 елда 15 яшендә Ямайкага күчеп килгән Мөхәммәт Ханның улы Наим Хан (Naim Khan) 1957 елда Әр-Рахман мәчетен, Мөхәммәд Голауб (Muhammad Golaub, әтисе белән 7 яшендә күчеп килгән) Уэстморленд округында Хөсәен мәчетен төзегәннәр. 1960-еллардан башлап, чит илләрдән ялланып эшкә килгән мөселманнар 8 мәчеткә нигез салган.

Хәзерге вакытта Ямайка мөселман җәмгыятендә күпчелекне утрауның мөселман динен кабул иткән җирле халкы тәшкил итә.

2014 елда илдә мөселманнарның саны 1 мең итеп исәпләнгән Jamaica Religion Stats: NationMaster.com.

Оешмалар Ямайкада берничә ислам оешмасы эшләп килә, шул исәптән, 1981 елда ил башкаласы ачылган Ямайка ислам советы (Islamic Council of Jamaica), Ислам мәгарифе һәм дәгъват үзәге (Islamic Education and Dawah Center). Әлеге үзәкнең башлангыч Ислам мәктәбе һәм Әр-Рахман мәчете каршында балалар бакчасы бар. Мәктәптә христиан гаиләләреннән дә күп укучылар белем алган.

Мәчетләр Ямайка ислам советы мәгълүматы буенча, илдә 12 мәчет ачылган. Ил башкаласы читтә Мандевиллда Әл-Хак мәчете, Негрилда Әл-Ихсан мәчете, Очо-Риоста Әл-Хикмәт мәчете, Сент-Мэри округында Порт-Мария ислам үзәге, Олд Харборда Мәһди мәчете (мәчет 2011 елда илдә беренче әхмәдия мәчете буларак төзелгән) һ.б. мәчетләр урнашкан. Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Америкада ислам Төркем:Ямайкада ислам