Борис Дмитриевич Манаков (1887 елның 21 марты, Казан — 1933 елның 8 октябре, Рига, Латвия) — очучы, Россия авиациясе пионерыИкары Российского неба / Дольников М. Л., Дольникова М. Л. — Ногинск, 2005. — 251 с. — С. 118., инженер, Беренче бөтендөнья һәм Ватандашлар сугышларында катнашучы, Георгий тәресе кавалеры.

Тормыш юлы Борис Манаков 1887 елның 21 мартында Казанда туган. Берничә елдан соң гаилә Архангельскка күчеп килә, анда әтисе урман сәүдәсе белән шөгыльләнә. Архангельск реаль училищесын тәмамлый һәм 1908 елда Санкт-Петербург политехник институтының кораблар төзү бүлеге студенты була. Авиация белән мавыга, студентлар авиация түгәрәге әгъзасы була, институтны тәмамлауга кадәр аны җитәкләгән. 1911 елның язында, ректор рөхсәте белән, үз хисабына Франциядәге Реймста Латама (Дюпердуссен) яңа авиация мәктәбенә юнәлә.

1911 елның 11 июнендә Борис 56 нчы пилот дипломын ала. Уку вакытында «Архангельскъ» газетасында һәм «Вестникъ воздухоплавания» журналында басылып торган очышлар турында хатлар һәм фотографияләр даими рәвештә җибәреп торганПолет архангелогородца Б. Манакова // Архангельск. — 1911. — 15 июля. — С. 3.Манаков Б., Петербург. У авиатора Васильева // Архангельск. — 1911. — 16 ноября. — № 254. — С. 4..

Россиягә кайткач, Борис Манаков Санкт-Петербургта, Мәскәүдә һәм Архангельскта күп кенә демонстрацион очышларда катнаша. Политехник институтта укуын дәвам иткәндә танылган рус авиаконструкторлары Игорь Сикорский һәм Василий Слесарев җитәкчелегендә аэродинамик трубада экспериментлар куя. 1915 елда кызыл диплом белән Петроград политехник институтын тәмамлый, Россия югары уку йортында авиация белгечлеге буенча югары белем алган беренче рус инженеры була. 1916 елдан фронтта. Үзен кыю очучы итеп танытп. Георгий кавалеры.

Инглиз экспедиция корпусы эвакуацияләнгәч Латвиягә күчә, анда гомер ахырына кадәр инженер вазифаларында төрле техник фирмаларда эшләгән.

Борис Манаков 1933 елның 8 октябрендә Ригада вафат була. Ригада Покровский зиратында җирләнгән.

Гаилә

Хатыны — Манакова Фәнни Адольфовна (туганда Шольц). Улы — Манаков Дмитрий Борисович. Кызы— Манакова Татьяна Борисовна.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Архангельский авиатор Россиядә Ак хәрәкәттә катнашучылар

Төркем:Ригада вафатлар Төркем:Очучылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1933 елда вафатлар Төркем:8 октябрь көнне вафатлар Төркем:Казанда туганнар Төркем:1887 елда туганнар Төркем:21 март көнне туганнар