Казый  — гарәп телендә хәл кылучы, карар чыгарганда соңгы сүзне әйтүче мәгънәсендә. Мөселман илләрендә шәригать нигезендә хокук эшләрен башкаручы судья. Казый эшчәнлеге фикһ нормалары белән көйләнә. Казый ил җитәкчесе яки аның наместнигы тарафыннан билгеләнә.

Шәригать буенча каза (җәза) бирүче. Казый — халык судьясы. Алар билгеле бер җирлектә шаригать кануннары буенча төрле низагларны хәл иткәннәр.

Аллаһы әмерләре нигезендә халык судының законлылыгы Коръәндә беркетелгән (4:105; 5:42; 5:49; 38: 26). Судларның законлылыгы турында бик күп хәдисләр бар. Бу уңайдан мөселман җәмгыятендә каршылыклар юк. Ул гына да түгел, бәхәсле эшләр һәм җинаятьләрнең суд тикшерүләре өммәт өчен бурыч булып тора (фард әл-кифая).

Тарих Исламның башлангыч чорында суд функцияләренә бары тик Мөхәммәт пәйгамбәр генә ия була. Мөселманнар саны арткач, ул якындагы көрәштәшләренең бәхәсләрен хәл итү өчен казыйлар билгели.

Беренче казыйлар Гомәр ибн Хәтиб тарафыннан Мәдинәдә, Бәсрәдә һәм Кәфәдә билгеләнә. Шушы чордан зур шәһәрләрдә, төбәкләрдә, гаскәр хәрәкәтләре вакытында казыйлар билгеләү гамәлгә ашырыла. Моңа билгеләүне тик халиф кенә башкара алгшан.

VIII гасырның икенче яртысыннан югары казый вазифасы барлыкка килә (кәди әл-кудәт гар. قاضي القضاة‎). Бу вазифаны башкара торган кешегә халиф исеменнән халифлыктагы барлык казыйларны билгеләү һәм аларны кире алу карарларын кабул итү йөкләтелгән.

Аннары казый вазифасы Осман империясендә, Үзбәк ханлыгында һәм Төркестан генерал-губернаторлыгында идарә эше өчен кулланылган. Шул ук вакытта алар башкарган эшләр төрлечә булган.

Караханлылар династиясе үз хакимиятен ныгыту өчен казыйларга, шәйхләргә, имамнарга һәм мөселманнарның башка дини лидерларына таянган. XIX гасырдан мөселман илләрендә дини кануннар һәм судлар кертелгәннән соң, казый роле икенче дәрәҗәгә әйләнә. 1970 еллардан кайбер мөселман илләрендә законлылыкны тәэмин итү чыганагы буларак шәригатьнең роле арта һәм яңадан зур әһәмияткә ия була башлыйКази // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: Қазақ энциклопедиясы, 2005. — Т. III. — С. 90. — ISBN 9965-9746-4-0.

Вазифаның асылы Статус буенча казы мәчет имамыннан югарырак һәм шәһәр яки төбәк мөселманнары башлыгы булып тора. Казый алыш-биреш буенча килешүләр яки гаилә бәхәсләре буенча авырлыклар, шулай ук шәхси хокукларга (үтерү һәм тән җәрәхәте салу) кагылган җинаятьләрне хокук бозылган кешенең дәгъвәсе буенча гына, ә башка эшләрне теләсә кемнең таләбе буенча, шул исәптән үз теләге буенча карый. Ахыр чиктә, карар кабул итәр алдыннан, казый ике якны да тыңларга тиеш. Казыйның карары яңадан каралмый. Шулай итеп, шәригать суды персональ характерда, һәм аның абруе турыдан-туры казый абруена, гаделлегенә, диндарлыгына һәм белем дәрәҗәсенә бәйле. Кайбер илләрдә казый билгеләнә, мулла яки аксакаллар тарафыннан сайлана.

Русиядә казый вазифасы Казый эшмәкәрлеге фикһ нормалары белән көйләнә. Казый ил җитәкчесе яки аның наместнигы тарафыннан тәгаенләнә. Русиядә рәсми Казый институты Ырынбур мөселман диния назараты (ЫМДН) ойошторолгас барлыкка килә. Быгача аның бурычларын мәчетләрнең ахуннар һәм имамнар үтәгән. Аларның карарлары белән риза булмаганнарның ЫМДНга мөрәҗәгать итү хокукы булган, аның составында өч казый (җыелыш әгъзалары) булган.

1788 елның 22 сентябрь указы белән Екатерина II казый сайлау системасын раслый. Алар 1793 елдан алып Казан губерна мөселман руханиларыннан 2 баскычлы система буенча 3 елга сайлаулы: өяз җыелышларында руханилардан 2 мулланы гомуми губерна съезды (Казан) делегаты итеп сайлаганнар, анда яшерен тавыш бирү юлы белән 3 казый һәм казыйлыкка 3 кандидатлыкка сайлаулы. Иң күп тавыш җыйган олуг казый булып киткән, мөфтей бәлки, авырса яки мәрхүм булса, аның вазифаларын (яңысы тәгаенләнгәнгә чаклы) башкарганнар.

Һәрбер казый аерым билгеләнгән эш буенча Ырымбур мөселман диния идарәсе утырышында тикшерү өчен мәсьәләләр әзерләгән һәм соңгы карар кабул ителгәнче алып барган. Карарлар коллегиаль рәвештә кабул ителгән, бу 1801 елгы Сенат тарафыннан расланган, 1802 елдан башлап бер фикергә килә алмаган очракта эшләр тавышларның гади күпчелеге белән хәл ителгән, тавышлар тигез булса, мөфтинең тавышы исәпкә алынган.

Сенатның 1832 елгы карары мөфтиләрнең тавыш бирү хокукын чикләп, казыйлар ролен арттыруга ярдәм итә. Шуның өчен мөфтиләр Казый сайлау системасын үзгәртү мәсьәләсен берничә тапкыр күтәрергә мәҗбүр була.

1839 елда Габдессәлам Габдерәхимов Ғәбдрәхимов Гәбдессәләм казыйларны Оренбург мөселман дини идарәсе составы белән сайларга, 1841 елда Ғ. Сөләймәнов — Оренбург мөселман дини идарәсе, Эчке эшләр министрлыгы күрсәткән кандидатураны билгеләргә, 1851 елда казыйларны төрле губернияләрдән чиратлап билгеләргә тәкъдим итә.

1889 елдан башлап Дәүләт советы карарына ярашлы, 3 казый һәм казылыкка 3 кандидат Эчке Эшләр Министрлыгы тарафыннан мөфтинең тәкъдиме буенча 3 елга билгеләнгән. Бу канунны кабул иткәннән соң 6 ел дәвамында рус телен яхшы белгән, аннан соң гимназияне тәмамлавы турында таныклыгы булган кешеләр казый итеп билгеләнгән. Кайбер ахуннар һәм муллалар берничә тапкыр казый итеп сайланган: Д. Мәксүтов рәттән 8 тапкыр, ахун Ғ. Капкаев — 20 елдан артык, Т. Мәксүтов һәм Т. Мөштәриев өзеклек белән 4әр мөддәт бу вазифаны башкара.

1‑нче Бөтенроссия мөселман съезында Оренбург мөселман дини идарәсе составына казый итеп С. Урманов, Ғ. Сөләймәнов, К. Тәржемәнов, Х. Мәхмүтов, Г. Караши һәм М. Буби сайлана.

1918 елда Б. Ғайсин, Ғ. Ғөмәров, Х. Солтангужин, З. Тәтегәсов, М. Алсынбаев, Ә. Хөсәйенов, М‑Ғ. Ғ. Корбангәлиев, А. Ғәбделбакиев Башкортстан мөфтияте составына сайланалар һәм 8 кантонга казый итеп раслыйлар. 1918 елда кайбер эшләр гражданнар судына тапшырылганнан соң, казый карамагында дин‑гыйбадәт мәсьәләләре кала.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз Аятулла

Төркем:Ислам вазифалары