Әҗәү, Салагыш () — Иж елгасының сул кушылдыгы. Татарстанның Әгерҗе районы биләмәләрендә ага. Елга озынлыгы 23 км.
Озынлыгы 23 км, бассейнының мәйданы 174 км². Әгерҗе районында Сарапул калкулыгыннан ага. Елга башы Әзи авылыннан 2 км көнчыгыштарак, тамагы Салагыш авылыннан көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы — 55 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 54%. Түбән өлешендә елга тугае сазланган. Иң зур кушылдыклары Чушкан һәм Сангас (уң кушылдыклар). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,46 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле елга башында 0,1 л/с•км² дан түбән агымында 1-3 л/с•км² га кадәр. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,036 м³/с. Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.
Су реестры мәгълүматы Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны — Чулман.
Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча: Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010101212111100027620 Гидрологик өйрәнү (ҺӨ) буенча коды — 111102762 Бассейн коды — 10.01.01.012 ҺӨ буенча — 11 ҺӨ буенча чыгарылышы — 1
Искәрмәләр
Сылтамалар РФ табигать ресурслары һәм экология министрлыгы сайты Татар энциклопедиясе, 2008
Төркем:Татарстан елгалары