Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов — татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе һәм БТКның «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1996 елдан).
Тормыш юлы Ул 1939 елның 12 маенда Татарстанның Зәй районы Апач (рәсми исеме Сармаш по Ирне) авылында дөньяга килә. Әтисе ягыннан Xатыйп Миңнегулов руханилар, морзалар нәселенә барып тоташа. Әтисе Йосыф (1909—1944) фронтта һәлак була. Дүрт бала ана тәрбиясендә үсә. Абыйсы Миргалим Миңнегулов (1936―2023), диңгезче-капитан, сеңлесе Хәнифә Йосыф кызы (1939), РСФСР атказанган укытучысы (1990). Икенче сеңлесе Гөлнур (? ― 2021 елның ноябрендә вафат) ― 30 ел элемтә бүлеге җитәкчесе булып эшләгәнЛандыш Шәйдуллина. Туган нигез утын саклаучы. Зәй офыклары, 25.09.2018 Миләүшә Шәйдуллина. Дөньяда сүзләре бар..
Хатыйп Миңнегулов башлангыч белемне 1946—1950 елларда туган авылында ала. Аннан күршедәге Пидәр (Федоровка) мәктәбендә укый. Җиденче сыйныфны төгәлләгәч, бер ел колхозда эшли. Аннан 25 км ераклыктагы Сарман районы Иске Кәшер урта мәктәбендә укый. 1957 елда, өлгергәнлек аттестаты алгач, ике еллап вакыт әүвәл Таҗикстанның Ленинабад өлкәсендә заводта, мамык җыюда, аннан туган авылында колхозчы, клуб мөдире булып эшли. 1959—1964 елларда ул — Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. 1962—1963 уку елында, читтән торып укуга күчеп, Пенза өлкәсенең хәзерге Белинский (Чамбар) районы Качкару авылында балалар укыта. Университетны тәмамлагач, Сарман районында ике ел Чукмарлы мәктәбе директоры, колхозның партоешма секретаре (Чукмарлы — язучы Аяз Гыйләҗевнең туган авылы), аннан ел ярым КПССның район комитетында партия мәгарифе кабинеты мөдире булып эшли. 1967 елның ноябреннән — Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы укытучысы. 1972 елда XIV гасыр төрки-татар шагыйре Сәйф Сарай турында кандидатлык, 1991 елда «Татар әдәбияты һәм Шәрык классикасы (Үзара багланышлар һәм поэтика мәсьәләләре)» темасына докторлык диссертацияләре яклый. 1980 елда доцент, 1992 елда профессор дәрәҗәләрен ала. 1984—1989 елларда — филология факультетында декан урынбасары. Берничә мәртәбә вакытлыча кафедра мөдире, декан вазифаларын башкара. 1999 елдан — татар әдәбияты кафедрасы мөдире.
Хатыйп Миңнегулов, башка бик күп каләм әһелләре кебек, яшьтән үк әдәбият белән кызыксына, шигырьләр, мәкаләләр яза.
Мактаулы исемнәр, премияләр Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы «Россия халыклары телләрен һәм әдәбиятларын федерация югары уку йортларында укыту секциясе»нең рәисе. Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы, 1996). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1994). Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты (1995). Халыкара ел кешесе (Англия, Кембриҗ, 1998). Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты (2005). Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты (1998). Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (2000). «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (2019) «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2019). Сөббух Рәфыйков премиясе (2015).
Хөрмәтләү Казанда «Дөньяда сүзебез бар» дип исемләнгән Хатыйп Миңнегулов исемендәге IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.Конференция Х.Миннегулова Шуның кысаларында 2023 елның апрелендә Казанның Совет районы 11нче татар гимназиясендә Хатыйп Миңнегуловның музее эшли башлаган. Зилә Мөбәрәкшина. Казандагы татар гимназиясендә Хатыйп Миңнегуловның шәхси музее ачылды. Татар-информ, 19.04.2023 Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Хатыйп Миңнегулов Тукай турында (видео) Тулы биографиясе Хатыйп Миңнегулов «Татарлар» тапшыруында
Моны да карагыз
Төркем:Татар әдәбият галимнәре Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреатлары Төркем:Сөббух Рәфыйков премиясе лауреатлары Төркем:Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары Төркем:«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреатлары Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр