Төркистан (шулай ук Төркстан, фарсыдан Төркиләр иле) — Үзәк Азиянең төрки халыклар яшәгән тарихи өлкәсе. Элек бу өлкәне шулай ук Туран дип атаганнар.
Көнчыгыш Төркистан — Кытайның көнбатыш өлешендә төрки халыклар яшаган тарихи өлкә, рәсми исем Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы. Көнбатыш Төркистан — хәзерге Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Казакъстан территориясе. Урта Азия исеменә тиңдәш. Төркистан генерал-губернаторлыгының һәм аның чикләрендә 1918–1925 елларында урнашкан Төркистан АССРның кыска исеме. Төркистан — Казакъстанның көньякта урнашкан шәһәр. Төркистан — Русиянең Ырынбур өлкәсенең Сарыкташ районың Надежда авыл советының авылы.