Волгогра́д яки Сарысу ( — Идел каласы, төрки телләрдә Сарысу, Сары-Чин) — Россия Европа өлешенең көньяк-көнчыгышында урнашкан шәһәр, Волгоград өлкәсенең үзәге.
География Шәһәр Идел елгасының уң яры ~60 километрга буйлап сузылган, Мәскәүдән 961 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.
Волгоградтан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)Воронеж ~ 582 кмТамбов ~ 519 кмСарытау ~ 389 кмКамышлы ~ 195 км Җаек ~ 836 кмЫрынбур ~ 1114 кмЛуганск ~ 533 кмКаменск-Шахтинский ~ 378 км150px|center|Җилләр розасыВолгодонск ~ 308 кмРостов-на-Дону ~ 492 кмӘлиста ~301 кмӘстерхан ~ 436 км
Сәгать поясы left|100px Вологоград һәм Волгоград өлкәсе халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.
Климат
Тарих Идел буе Болгары чоры Төрки чыганаклар буенча Идел буе Болгары дәверендә бу урында сәүдә ноктасы Сарысу шәһәрчеге (кайбер чыганак буенча Сары Тиен (Сары Чин), болгарлар кайбер очракта тиен тире - тәңкә буларак кулланган) салынган. Идел буе Болгары һәм Шәрекъ - Фарсы иле, Бохара әмирлеге - арасында сәүдә иткән өчен фактория шәһәрчеге булып торган. Татар халык иҗатында борынгы исеме калган:
«Болгар иленең кызлары» җырыннан
...Иш суыннан билән ага
Сары-чингә, Итилгә,
Газиз башын хур була икән
Ялгыз калсаң чит илдә.
Алтын Урда чоры Алтын Урда чорында Сарысу шәһәре сәүдә-хәрби ныгытмасы булып торган.
14 гасырда Алтын Урда бәкләрибәге Мамай кирмән янындагы калкулыкта каравыл ныгытмасына нигез салган. Бер риваять буенча бу курганда бәкләрибәк Мамай алтыннан коелган киемнәрендә күмелгән. Ләкин Мамайның чын кабере Кырымда табылган.
Мамай салган ныгытмасы булганга күрә Мамай курганы аталган, биредә бик канкойгыч сугышлар узган: Аксак Тимер һөҗүме һәм Сталинград сугышы.
Аксак Тимер Алтын Урдага һөҗүм иткәннән соң 1391-1395 елларда татар Сарысу шәһәренә зур зыян китергән, күп биналар җимерелгән иде.
Россия патшалыгы чоры 1589 елда татар Сарысу шәһәре рус гаскәре буйсындырган, һәм русча Сарысу - "Царицын" әйтелеше башланган.
Ватандашлар сугышы Июльдә, Урал казаклары белән берләшү өчен, Дон гаскәре Царицынны алырга омтыла. 1918 елның август - сентяберндә Дон гаскәре Поворино һәм Воронежка таба һөҗүмгә күчте. 11 сентябрьдә совет сәргаскәрлеге үзенең гаскәрләрне Көньяк фронтка туплады. 24 сентябрьгә совет гаскәрләре казакларның Воронең-Пововрино юнәлешендә һөҗүмен туктаталар, ә Царицын юнәлешендә Красновның гаскәрләрне Дон артына чигендерә.
Совет чоры 1589 елдан 1925 елга кадәр шәһәр Цари́цын (Сарысу) исемен, ә 1925 елдан 1961 елга кадәр Сталингра́д исемен йөртә. 1942-1943 елларда барган Сталинград сугышы дөнья тарихында зур роль уйнаган, Икенче бөтендөнья сугышы иң зур хәрби-сәяси вакыйгасы. 1943 ел 2 февраль — Сталинград тирәсендә алманнарның капитуляциясе.
1961 елда Волгоград исеме кушыла.
Эчке бүленеш Трактор заводы районы Кызыл Октябрь районы Үзәк районы Дзержинский районы Ворошилов районы Совет районы Киров районы Кызыл Армия районы
Халык 1811 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1856 1863 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1352 1913 1926 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 ~3 800 4 605 ~7 200 ~8 400 55 186 ~100 800 ~153 500 ~304 100 ~445 000 593 844 817 647 928 692 998 894 1 011 417 1 021 244
Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 91,2% 92,3% әрмәннәр 1,5% 1,5% украиннар 1,8% 1,2% татарлар 1,1% 1,0% Волгоград агломерациясе Волгоград агломерациясе — Волгоград өлкәсе территориясендә урнашкан бер үзәкле шәһәр агломерациясе. Халык саны — 1,4 млн кешедән артык (Көньяк федераль округы халкының ~10% өлеше, Волгоград өлкәсе халкының ~55% өлеше). Агломерация составына Волгоград, Волжский, Краснослободск шәһәрләре, Городище, Светлый Яр, Средняя Ахтуба штб-лары керәләр.
Волгоград бүген Идел буендагы шәһәр, порт. Идел-Тын каналының башы, тимер юл төене. Халык исәбе 981,9 мең кеше (2009). Машина ясау (трактор), кара һәм төсле металл, нефть һәм нефть химиясе, төзелеш материаллары, азык-төлек ширкәтләре үскән. Иделдә ГЭС. Каһарман шәһәр, Бөек Ватан сугышы (1941–1945 еллар) истәлекләренә бай. Дөньяда иң биек скульптура (82,3 м) — Ватан ана монументы Волгоград шәһәрендә урнашкан.
Мәгариф Волгоград дәүләт университеты
Кардәш шәһәрләр Ковентри, Бөекбритания (1943) Острава, Чехия (1948) Кеми, Финляндия (1953) Льеж, Бельгия (1959) Дижон, Франция (1959) Турин, Италия (1961) Порт Сәед, Мисыр (1962) Ченнай, Һиндстан (1966) Хиросима, Япония (1972) Көлн, Алмания (1988) Хемниц, Алмания (1988) Кливленд, АКШ (1990) Торонто, Канада (1991) Чеңду, Кытай (1994) Җилин, Кытай (1994) Ирәван, Әрмәнстан (1998) Крушевац, Сербия (1999) Русе, Болгария (2001) Һантингтон, АКШ (2003) Орландо, АКШ (2008) Бакы, Азәрбайҗан (2008)Executive power of Baku city Татар матбугаты
Чаткы Элемтә
Шәхесләр Җәүдәт Вилкиев (1927-2008), КДПИ профессоры.
Моны да карагыз Сталинград сугышы Tuqtamış xan Аксак Тимер
Сылтамалар
Рәсми сайт
Искәрмәләр
* Төркем:Миллионлы шәһәрләр Төркем:Россия субъектлары башкалалары