Әфзал Мөхетдин улы Таһиров — татарБадретдинов Р. Ф. Из истории татарской литературы: творческое наследие Афзала Тагирова (1890—1938). язучысы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Башкортстан АССР ҮБК рәисе (1931-1937), БАССР язучылар берлегенең беренче (1934―1937 елларда) рәисе.

Тәрҗемәи хәл Ул 1890 елның 25 октябрендә Самара губернасы Бөгелмә өязенең (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Габдрахман авылында туа. Башта Казанда «Мәрҗания» мәдрәсәсендә Әфзал Таһиров. Башкортстан (белешмәлек), аннары Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. 1911–1917 елларда патша армиясендә хезмәт итә.

Октябрь инкыйлабын ул туган авылында каршылый. Озакламый, волость Советы әгъзасы буларак, баш күтәргән ак чехлар кулына эләгеп, Бөгелмәнең төрмәсенә ябыла. Тиздән төрмәдән качып, Ырынбурга китә. 1922–1925 елларда Төркистанда җаваплы эшләрдә эшли. 1931–1937 елларда Башкортстан ҮБК рәисе була, шул ук вакытта республика Язучылар Союзы оешмасын да җитәкли.

“Ашлык фабрикасы”, “Машиналар каны”, “Солдатлар” повесть һәм романнары башта Казанда Яңалиф язмасында дөнья күрәләр. Аннары Уфада башкорт телендә нәшер ителәләр. “Кызылгвардиячеләр”, “Кызылармеецлар” романнары беренче итеп Уфада басылалар. Әфзал Таһировның утыз елга якын дәвам иткән күпьяклы әдәби һәм сәяси эшчәнлеге, сүз сәнгатен үстерүгә өлеш керткән әсәрләре татар әдәбиятында мөһим урын били.

1937 елның 16 августында кулга алына, ССРБ югары суды хәрби коллегиясе тарафыннан 1937 елның 27 сентябрендә нигезсез репрессияләнә, Мәскәүдә атып үтерелә. Әфзал Таһиров 1956 елның 12 маенда реабилитацияләнә, аның намуслы, керсез исеме халыкка кире кайтарыла.

Кызыклы фактлар 1934—1936 елларда Бөре татар педагогия училищесы Әфзал Таһиров исемен йөрткән. Башкорт телендә әсәрләр язганы булмаса, Башкортстанда Ә.Таһиров рәсми рәвештә башкорт язучысы гына булып санала.Сафуанов С. Г. Тагиров Афзал Мухитдинович // Большая советская энциклопедия. — М.: Советская энциклопедия, 1969—1978.Тагиров Афзал Мухитдинович // Литературный энциклопедический словарь / Под ред. В. М. Кожевникова, П. А. Николаева. — М.: Советская энциклопедия, 1987.Тагиров Афзал Мухитдинович // Энциклопедический словарь. — 2009.

Әсәрләр ‍أ‍ﻪفزار تا‍‍هیرف أ‍ﻪتر‍ﻪگ‍ﻪ‍ل‍ﻪمل‍ﻪر,حیك‍ﻪی‍ﻪ, م‍ﻪسك‍‍ﻪی‍ﻪ 1927 Tahirof, Әfzal. Igen fabrige : xikәjә / Ә. Tahirof .— Mәskәy : SSSR xalqlarьnьñ yzәk nәşriatь, 1930 .— 119 b. Tahirof, Әfzal. Yrnәk : 4 pәrdәdә, 7 kartinada : kolxoz tөzeleşennәn alьnьp jazlgan piesa / Ә. Tahirof .— Qazan : Tatizdat, 1931 .— 52 b. Tahirof, Әfzal. Komsomol : xikәjә / Ә. Tahirof .— Mәskәy : Sintrizdat, 1931 .— 84 b. Tahirof, Әfzal. Şturvalcь / Ә. Tahirof. — Qazan ; Mәskәy : Tatizdat, 1932. — 79 b. Tahirof, Әfzal. Soldatlar / A. Tahirof .— Qazan : Tatizdat, 1933. Kit. 1-2 .— 1933 .— 286 b.: portr. Tahirof, Әfzal. Jәmәlkә tauь : Pugacoftan qalgan arxif materiallarь bujnca : xikәjә / A. Tahirof .— Qazan : Tatgosizdat, 1933 .— 46 b. — (Massa kөtpxanәse). Таһиров, Афзал. Кызылармеецтәр : Роман / Баш һүз авт.М.Fәйнуллин .— Өфө : Башкорт.кит.нәшр., 1962 .— 268б. Таһиров Афзал Мөхетдин улы. Сайланма әсәрләр : роман, повесть, хикәяләр / А. М. Таһиров .— Казан: Рухият, 2008 .— 471, б.: портр. — ISBN 978-5-89706-116-7. Искәрмәләр

Сылтамалар Тулы биографиясе Татар Казаны китабы

Төркем:Татар язучылары Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре Төркем:Сталин репрессияләре корбаннары Төркем:Репрессияләнгән татарлар Төркем:Башкортстан АССР дәүләт эшлеклеләре Төркем:Мәдрәсә тәмамлаучылар Төркем:Язучылар берлеге рәисләре