Арал диңгезе (Арал; , , ; арал — утрау) — Урта Азиядә агымсыз тозлы калдык күл-диңгез. Үзбәкстан һәм Казакъстан Республикалары арасында урнашкан. Аңа Амудәрья һәм Сырдәрья елгалары коя. Арал диңгезе төньяк ярында Казакъ далалары урнашкан.
Арал диңгезе дөнья күләмендә үзенең зур мәйданы югалткан күл булып санала. 1989 елдан ике өлештән тора башлады: Сырдәрья, аерым елларда Амудәрья сулары диңгезгә, гомумән, килеп җитми, чөнки аларның сулары сугару өчен бик күп файдаланыла. Шул сәбәпле экология катастрофасы башланды; балык тоту кимеде, күп торак нокталар диңгездән ераклашты; климат шартлары үзгәрде. Арал диңгезе дөньякүләм суы нык кипкән күлләр исәбенә керә.
Күрсәткечләр19601990200320042007Тирәнлеге, м53,438,231,0Күләме, км³1083323112,875Мәйданы, мең км²68,936,818,217,2Тозлылыгы, ‰9,92978100Агым, км³/ел6312,53,22001 елына мәгълүматлар
Искәрмәләр
Төркем:Арал диңгезе