Җилем () — елга, Агыйдел елгасының уң кушылдыгы. Җилмәрзәк сыртының көнчыгыш битләвендә башлана. Белорет районы буйлап төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка, Җегәзе елгасы тамагыннан төньяк-көнбатышка таба Белорет, Гафури һәм Архангел районннары буйлап агып, Агыйдел елгасы (тамагыннан 585 км еракта) коя. Озынлыгы 215 км, бассейн мәйданы 3280 кмm, тулай түбәнәюе 607 м. Башлыча кар сулары белән туена. Еллык агымның 65—85% ы язгы (апр.—май), 10—15% ы җәйге-көзге (июнь—окт.), 5—10% ы кышкы (нояб.—март) чорларга туры килә. Тамагында уртача еллык су чыгымы 38,7 м³/с. Бассейнының рельефы тәпәш таулы, территориясе күпсанлы кушылдык үзәннәре белән ергаланган. Бассейны әүҗән свитасы, җилмәрзәк свитасы тау токымнарыннан, вендның әшә сериясеннән тора. Карст убылмалар күп. Ландшафтлары башлыча урман соры туфрагында һәм кәсле көлсу туфракта үскән киң яфраклы урманнардан тора. Бассейнының 84% ын урман, 1% ын сазлык тәшкил итә. Кушылдыклары: уң — Манайлы, Олы Рәвәт һ.б., сул — Җегәзе, Олы Шешенәк һәм Кече Шешенәк, Такаты, Мәндем һ.б.
Су реестры мәгълүматы Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн бүᴫгеында урнашкан. Кече елга бассейны — Агыйдел, елга бассейны — Чулман. Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча: Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010200712111100018678 Гидрологик өйрәнү (ҺӨ) буенча коды — 111101867 Бассейн коды — 10.01.02.007 ҺӨ буенча — 11 ҺӨ буенча чыгарылышы — 1
Искәрмәләр
Сылтамалар Башкорт энциклопедиясе РФ табигать ресурслары һәм экология министрлыгы сайты
Төркем:Башкортстан елгалары