Диана Роберт кызы Зарипова (1985 елның 12 гыйнвары, Яр Чаллы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия моделе, 2004 елгы «Россия гүзәле» милли конкурсы җиңүчесе.
Тормыш юлы Диана Зарипова 1985 елның 12 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә туа— МИСС РОССИЯ 2004. 12 яшендә Диана фотомодель була, ә 15 яшендә «Татарстанның беренче Вице-миссы — 2000» титулын яулый. 2003 елда ул «Fashion Model Awards 2003» конкурсының Россия этабында җиңә. 2004 елның 31 декабрендә салкын тиюгә карамастан, «Россия гүзәле 2004» титулын ота— Победить на «Мисс Россия» Диане помогла простуда.
Парижда 2005 елда узган «Европа гүзәле» конкурсында катнашкан, анда ярымфиналга эләкмәгән— «Мисс Россия-2004» Диана Зарипова умеет проигрывать!. «Дөнья гүзәле» һәм «Галәм гүзәле» бәйгеләрендә Диана катнашмаган.
«Европа гүзәле 2005» конкурсында катнашканнан соң Диана «туризм буенча менеджер» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт сервис университетын тәмамлаган.
Шәхси тормыш Кияүгә чыккан. Ике баласы бар (улы һәм кызы)— ЖИЗНЬ ПОСЛЕ КОНКУРСА: КАК ВЫГЛЯДЯТ И ЧТО СТАЛО С БЫВШИМИ ПОБЕДИТЕЛЬНИЦАМИ «МИСС РОССИЯ». Мәскәүдә яши.
Искәрмәләр
Төркем:Мисс Россия Төркем:Яр Чаллыда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1985 елда туганнар Төркем:12 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча фотомодельләр