Виктор Мищевич (1924—2011) — совет дәүләт эшлеклесе, ССРБ нефть сәнәгате министрының беренче урынбасары (1977-1980). РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе. Ике тапкыр ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1971, 1983).
Биографиясе Мищевич Виктор Ильич 1924 елда туган.
1942 елдан 1945 елга кадәр Бөек Ватан сугышында — кызылармеец, 80-нче гвардия миномет полкы элемтә офицерының водителе, 2-нче Украин фронтында сугышаМищевич Виктор Ильич / Ветераны : воспоминания : из истории развития нефтяной и газовой промышленности // М-во нефтяной и газовой пром-сти. — Москва : ВНИИОЭНГ, Вып. 22. — 2009 г. — 254 с. — 207 с. Совет армиясе сафыннан 1947 елда демобилизацияләнә.
1947-1952 елларда Уфа нефть институтында укый. 1952 елдан алып «Татнефть» берләшмәсенең «Әлмәтбурнефть» тресты бораулау конторасында өлкән инженер, участок начальнигы, җитештерү-техник бүлегендә баш инженер һәм начальнигы булып эшли.
1958 елдан 1960 елга кадәр — Татар халык хуҗалыгы Советының нефть сәнәгате Идарәсе бораулау конторасы начальнигыПрофессионалы нефтегазовой отрасли: библиографический справочник / Ред сов.: Чеблаков Е. А., Рустамбеков Т. Ф., Гирбасов Г. П., Нефтяник. : 1996 г. — 532 с. — 306—307 с..
1960-1963 елларда — «Татбурнефть» трестының баш инженеры һәм идарәчесе.
1963 елда — «Татнефть» берләшмәсе начальнигы урынбасары.
1965нче елдан 1970 елга кадәр — Баш техник идарәсе начальнигы һәм ССРБ нефть сәнәгате министрлыгының коллегия әгъзасы.
1970 елдан В. И. Мищевич министр урынбасары итеп билгеләнә, ә 1977-1980 елларда ССРБ-ның нефть сәнәгате министрының беренче урынбасары була.
1971 елда «Исследование поглощаемых пластов при бурении скважин и разработка мероприятий по их изоляции : на примере нефтяных месторождений Татарской АССР» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый.
1980 елдан 1983 елга кадәр — ССРБ Госпланы нефть һәм газ сәнәгате бүлеге начальнигы.
1983 елдан алып 1987 елга кадәр — фән һәм техника буенча ССРБ дәүләт комитетының нефть һәм газ бүлеге начальнигы һәм коллегия әгъзасы.
1988 елда лаеклы ялга чыкса да,Россия Федерациясенең энергетика министрлыгы киңәшчесе һәм нефть һәм газ ресурсларын үзләштерү проблемалары буенча Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү һәм проектлау институтында консультант, «Нефтепроект» директоры булып эшли .
Библиографиясе
Мищевич В. И. Исследование поглощаемых пластов при бурении скважин и разработка мероприятий по их изоляции : на примере нефтяных месторождений Татарской АССР / Москва, 1971 г. — 193 с. Мищевич В. И. Технико-экономический анализ энергоустановок и трансмиссионных систем в бурении и критерии их выбора / В. И. Мищевич, М. М. Хушпулян[!], И. Н. Сулханишвили. — Москва : ВНИИОЭНГ, 1973 г. — 121 с. Мищевич В. И. Справочник инженера по бурению / Под ред. В. И. Мищевича, Н. А. Сидорова. — Москва : Недра, 1973 г. Мищевич В. И. Гидродинамические исследования поглощающих пластов и методы из изоляции / Москва : Недра, 1974 г. — 207 с. Мищевич В. И. Новое в области буровых растворов и технологии их использования за рубежом / В. И. Мищевич, А. И. Булатов, Д. Г. Мамедов [и др.]. — Москва : ВНИИОЭНГ, 1975 г. — 41 с. Мищевич В. И. Некоторые вопросы морского бурения за рубежом [Текст] / В. И. Мищевич, А. И. Булатов, Д. Г. Мамедов и др. — Москва : ВНИИОЭНГ, 1975 г. — 63 с. Мищевич В. И. Разведка и эксплуатация морских нефтяных и газовых месторождений / В. И. Мищевич, Б. М. Логунцов, Н. П. Уманчик и др. — Москва : Недра, 1978 г. — 206 с.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (06.04.1985) «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале (13.11.1944) «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе
Премияләре
ССРБ-ның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (1971) ССРБ-ның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (1983)
Искәрмәләр
Әдәбият
Профессионалы нефтегазовой отрасли: библиографический справочник / Ред сов.: Чеблаков Е. А., Рустамбеков Т. Ф., Гирбасов Г. П., Нефтяник. : 1996 г. — 532 с. — 306—307 с. Очерки истории нефтяной геофизики : факты, люди, воспоминания, размышления / Н. А. Савостьянов. — Москва : Евро-Азиатское географическое о-во (ЕАГО), 2006 г. — 367 с. — 21 см; ISBN 5-88942-061-5 Ветераны: из истории развития нефтяной и газовой промышленности : [сборник] / Совет пенсионеров — ветеранов войны и труда, Нефтяная компания «Роснефть»; [ред.: В. Д. Барановский и др.]. — Москва : Нефтяное хозяйство, 1991 — . — Характер док. указан в аннот… — Текст : непосредственный. Вып. 27. — 2014. — 255 с. : ил., портр. ; 20 см. — Ред. указаны на обороте тит. л. — 400 экз.. — ISBN 978-5-93623-010-3
Төркем:27 август көнне туганнар Төркем:1924 елда туганнар Төркем:Туймазыда туганнар Төркем:2011 елда вафатлар Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:РСФСР атказанган фән һәм техника эшлеклеләре Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Уфа нефть институтын тәмамлаучылар