Әбдиев Әхмәтҗан Габделгалләм улы — табиб, медицина докторы (1862)Асфандияров А. З. Башкирия после вхождения в состав России (первая половина XVI - вторая половина ХIХ в.). — Уфа: Китап, 2006. — С. 379.Круковский М. А. Южный Урал. Путевые очерки. — М.: Изд-во К. И. Тихомирова, 1909. — 314 с. — С.283..

Биографиясе Әбдиев Әхмәтҗан Габделгалләм улы биографиясе буенча мәгълүматлар аз.

Казан шәһәренең 1-нче гимназиясендә белем ала. 1856 елда Казан Император университетының медицина факультетын тәмамлыйАбдиев Ахметьян Абдугаллямович // Военная история башкир: энциклопедия / гл. ред. А. З. Асфандияров. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2013. — 432 с. — ISBN 978-5-4466-0040-3..

1856 елдан Башкорт гаскәрендә штаттан тыш табиб булып эшли.Әбдиев Әхмәтйән Әбделғәлләм улы // Башҡорт энциклопедияһы. — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Хәрби министрлыкның Медицина департаментының рөхсәте буенча, 1858 елда квалификациясен күтәрү өчен Санкт-Петербург каласына Император медицина-хирургия академиясенә укырга керә. Имтиханнар биреп, диссертация яклаганнан соң, 1862 елда медицина докторы дәрәҗәсен ала.

1862 елда Ырынбур каласына участок табибы булып эшләргә чакыртыла. Чиләбе өязенең (хәзерге Чиләбе өлкәсе Аргаяш районы) Мәтәл авылында, соңрак Бөре өязенең (хәзерге Башкортстан Дүртөйле районы) Әсән авылында табиб булып эшли.

Киләсе язмышы билгесез.

Искәрмәләр

Әдәбият

Әсфәндиәров Ә. Олатайҙарҙың бар тарихы... — Өфө, 1996. Асфандияров А. З. Кантонное управление в Баш­кирии (1798—1865 гг.). — Уфа, 2005.

Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Табиблар Төркем:Шәхесләр:Чиләбе өлкәсе Төркем:Шәхесләр:Ырынбур губернасы