Лев Натанович Лунц (1901 елның 19 апреле (2 мае), Санкт-Петербург, Россия империясе — 1924 елның 10 мае, Һамбург, Алмания) — рус прозаигы, «Серапион кардәшләр» төркеменнән драматург һәм публицист.
Тормыш юлы Лев Лунц яһүд гаиләсендә туган. Әтисе — Натан Яковлевич Лунц (1871—1934) — Дерпт университетын тәмамлаган, провизор, оптик әсбаплар сатучы. Әнисе — Анна Ефимовна Рабинович, концерт пианисты.
Унсигез яшьтән яза башлаган. 1918 елда Петроградның 1 нче ир-атлар гимназиясен алтын медаль белән тәмамлаганнан соң, Лунц Петроград университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Көнбатыш Европа әдәбиятлары кафедрасында фәнни эш өчен калдырыла, испан, итальян, инглиз, француз, иске француз, борынгы грек телләрен белгән.
1923 елда йөрәк авыруының беренче билгеләре сиздерә башлаган, шуңа күрә Лунц кыш буе урын өстендә ятарга мәҗбүр булган. Испаниягә фәнни сәяхәткә ирешкәч, ул Алманиягә дәваланырга китә, анда аның эмиграцияләнгән әти-әнисе яшәгән. Бер елдан соң баш мие авыруыннан вафат була.
Иҗат Лев Лунц унсигез яшьтән яза башлаган. Биш ел әдәби эшчәнлек алып барган. Бу вакыт эчендә ул «Сахрада», «Ватан», «Чыга торган 37», «Скопец турында хикәя», «Газап чигеп йөрү», «Чик аша» хикәяләрен, «Вагонда», «Тугры хатын», «Ватанпәрвәр», «Законнан тыш», «Бертран де Борн», «Маймыллар килә», «Хакыйкать шәһәре» фельетоннарын, «Әйберләр фетнәсе» киносценарие һәм берничә теоретик мәкалә язган.
Чит илгә китәр алдыннан Лунц Андрей Андреевич Казига үзенең кулъязмаларының бер өлешен калдыра — алар Кази 1937 елда кулга алганда конфискацияләнә һәм юкка чыга. Кулъязмаларның тагын бер өлеше киткәндә таможня тарафыннан тоткарлана һәм шулай ук югала.
Лев Лунцның проза һәм драматургиясе ССРБда һәм Ауропада басылып чыккан. Аның пьесалары шулай ук театрларда туган ягында да, чит илләрдә дә барган. Әмма соңыннан ССРБда Лунцның әсәрләре чагыштырмача либераль вакытларда да басылмаган.
Совет культурасының Лунцны кире кагуы сәбәбе аның «Нигә без Серапион кардәшләр» мәкаләсендә ачыла, ул очраклы рәвештә Серапионнар манифесты булып кабул ителә башлыйЛунц Л. Вне Закона. Пьесы, рассказы, статьи. СПб, 1994. С. 200.
Иншалар
Об инсценировке сатирических романов.// "Жизнь искусства", 1919, № 284-285 Детский смех. // "Жизнь искусства, 1919, № 305-306 Творчество режиссёра. // "Жизнь искусства, 1920, № 337-338 Театр Ремизова. // "Жизнь искусства, 1920, № 343 Вне закона. Пьеса // «Беседа», Berlin, №1, 1923 Обезьяны идут! Пьеса // «Веселый альманах», Пг., 1923 В пустыне // «Серапионовы братья», Альманах первый, Пг., "Алконост", 1922; "Серапионовы братья" Заграничный альманах, Berlin, 1922 Исходящая №37 // «Россия», 1922, №1 Почему мы Серапионовы братья // «Литературные записки», 1922, №3 Ненормальное явление // «Петербург», 1922, №3 Обольститель. // «Мухомор», 1922, №3 В вагоне.// «Мухомор», 1922, №9 Верная жена. // «Мухомор», 1922, №10 Бертран де Борн. Пьеса // «Город. Литература. Искусство», 1923, №1 Родина // «Европейский альманах», 1923 На Запад // «Беседа», №2, 1923 Патриот. Пьеса // «Красный ворон», 1923, №33 Город Правды. Пьеса // «Беседа», №5, 1924 Восстание вещей. Киносценарий // «Новый журнал», №79, 1965 Хождения по мукам. // «Новый журнал», №83, 1966 Путешествие на больничной койке // «Новый журнал», №90, 1968 Рассказ о скопце. // Из творческого наследия советских писателей. Л., 1991 Через границу. // Лица. Биографический альманах. 5. СПб., 1994.
Басмалар
Родина и другие произведения. — Иерусалим, 1981. Завещание царя. — Мюнхен, 1983. Вне закона. — СПб.: Композитор, 1994. — ISBN 5-7379-0001-0 Обезьяны идут. — СПб.: ИНАПРЕСС, 2003. — 752 с., 600 экз. — ISBN 5-87135-145-X Литературное наследие. — М.: Научный мир; 2007. — ISBN 978-5-91522-005-7
Искәрмәләр
Сылтамалар
Борисова В. А. Лунц // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. — М. : Советская энциклопедия, 1962—1978. Лунц Лев — Электрон яһүд энциклопедиясендә мәкалә Лунц Лев — Максим Мошков китапханәсендә Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1924 елда вафатлар Төркем:10 май көнне вафатлар Төркем:Питырбурда туганнар Төркем:1901 елда туганнар Төркем:2 май көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар