Александр Прокопьевич Мамруков (1926 елның 27 декабре, Камень авылы, Иркутск өлкәсе, ССРБ — 2008 елның 9 августы, Россия) — совет галиме, физика-математика фәннәре кандидаты, РФА Себер бүлегенең атказанган ветераны.

Тормыш юлы Александр Мамруков 1926 елның 27 декабрендә Иркутск өлкәсенең Камень авылында туаАлександр Прокопьевич Мамруков (1926—2008).

1944 елда Якутия райвоенкоматы тарафыннан Кызыл армия сафларына алына. Бөек Ватан һәм совет-япон сугышларында катнашучы, Маньчжуриядә барган сугышларда катнашаМАМРУКОВ АЛЕКСАНДР ПРОКОПЬЕВИЧ . 1950 елга кадәр элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә.

1956 елда «физика» белгечлеге буенча Ленинград дәүләт университетын тәмамлаган. Халыкара геофизик елына әзерлек уңаеннан ССРБ фәннәр академиясенең Җир магнетизмы, ионосфера һәм радиодулкыннарын тарату институтының ионосфера экспедициясе составында Якутскка килә. Биредә даими эшләүче иноносфера станциясе урнаштырыла, ул 1960 елда ССРБ фәннәр академиясенең Якут филиалы составына керә һәм Юрий Шафер җитәкчелегендәге геофизик обсерваториянең бер өлеше була. 1963 елда ионосфера станциясе ионосфера тикшеренүләре лабораториясенә үзгәртелә. 1963 елдан 1993 елга кадәр Александр Мамруков аның мөдире була. Ул җитәкләгән лабораториядә 1 докторлык һәм 9 кандидатлык диссертациясе якланган.

Александр Прокопьевич җитәкчелегендә Тиксидан Якутскка кадәр вертикаль зондлау, авыш зондлау һәм ионосфераны кире-якка авыш зондлау станцияләренең меридиональ чылбыры конструкцияләнә һәм гамәлгә кертелә. Бу эш ССРБ ВДНХсының бакыр медале һәм ССРБ ФА Себер бүлегенең кызыксындыру премиясе белән билгеләп үтелә. 1973 елда Иркутск дәүләт университетында А. П. Мамруков «ССРБның төньяк-көнчыгышында субаврораль ионосфераның характеристикалары һәм үзенчәлекләре» темасына кандидатлык диссертациясен яклый.

2008 елның 9 августында вафат була. Алтай краеның Рубцово районы Безрукавка авылы зиратында җирләнгәнМАМРУКОВ АЛЕКСАНДР ПРОКОПЬЕВИЧ.

100гә якын фәнни публикация авторы һәм автордашы.

Бүләкләр II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, шулай ук медальләр белән дә бүләкләнә, алар арасында: «Сугышчан хезмәтләре өчен» (1945), «Японияне җиңгән өчен» (1945), II нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале (1997)О награждении государственными наградами Российской Федерации сотрудников Якутского научного центра Сибирского отделения Российской академии наук.

ССРБ ВДНХсының бакыр медале белән бүләкләнгән. Якут АССР Югары Советы Президиумының мактау грамотасына лаек була.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Мамруков Александр Прокопьевич Бессмертный полк ИКФИА СО РАН

Төркем:Совет-япон сугышында катнашучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:«Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Физика-математика фәннәре кандидатлары Төркем:2008 елда вафатлар Төркем:9 август көнне вафатлар Төркем:1926 елда туганнар Төркем:27 декабрь көнне туганнар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар