Толоса-Һант синдромы — каверноз синус, өске күз ярыгы һәм/яки күз чокыры очының гранулематоз ялкынсынуыннан гыйбарәт сирәк халәт. Чир хроник кабатланучы барышка ия.
1. Диплопия һәм ипсилатераль орбитада яки башның яртысында авырту булу белән билгеләнә.
2. Билгеләре
• Экзофтальм була ала, тик чагылмаган.
• Еш эчке офтальмоплегия белән күз йөртүче нервның параличы.
• Өч тармаклы нервның I һәм II тармаклары буенча сизгерлекнең бозылуы.
3. Дәвалау. Стероидларны системалы куллану.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары