Микрокорнеа — сирәк, аутосом-доминант, бер яки ике яклы патология.

1.         Билгеләре

•     Бәлигъ яшьтәгенең мөгезкатлау диаметры ятма буенча 10 мм яки аннан кимрәк була (рәс. 3.17а).

•     Гиперметропия, алгы камера сайлыгы; башка үлчәмнәр гадәти.

2.         Бергә булган офтальмологик патология.

Глаукома (башта - ябык почмаклы, соңрак - ачык почмаклы), тумыштагы катаракта, лейкома (рәс. 3.17б), яссы мөгезкатлау, Ригер синдромы, микрофакия һәм КН гипоплазиясе.

3.   Бергә булган системалы синдромнар. Яралгы алкоголизмы, Элерс-Данлос, Вайль-Марчесани, Варденбург, Нэнс-Һоран һәм Корнелия де Ланг. Чыганаклар Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел

Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары