Светлана Витальевна Рудская (1968 елның 17 декабре, Мәскәү, ССРБ) — Россия моделе, телетапшырулар алып баручы, Hello! журналының элеккеге баш мөхәррире, PR агентлыгы хуҗасы.

Тормыш юлы Светлана Бондарчук 1968 елның 17 декабрендә Мәскәүдә туа. Әнисе Светлананы 17 яшендә таба. Әти-әнисе иртә аерылышканнар. китапханә факультетын тәмамлаган. Яшь чакта фехтовкалау белән шөгыльләнгән, спорт мастерлыгына кандидат була.

Модель карьерасы Светлана Бондарчукның әбисе Светлананың үз-үзенә ышанычы булсын өчен аны кастингка җибәргән. Светлана «Burda Moden» бәйгесендә җиңү яулый һәм модель була.

2007 елда Oriflame косметика фирмасының «йөзе» булаФедор Бондарчук и его жена Светлана Бондарчук стали лицами Oriflame в России AdMe.ru, 29 января 2007.

Телевидение «Домашний» телеканалында «Модная прививка»Как стать телеведущей без помощи мужа Интервью газете «Русский курьер» № 23 (555) от 12.06.2006 һәм «Одень свою подругу» программаларында телетапшырулар алып баручы булып эшләгән.

«СТС» телеканалында Бондарчук «Ты — супермодель» телеконкурсының жюри рәисе һәм алып баручы була.

Нәшрият эшчәнлеге 2006 елдан 2020 елга кадәр «Hello!» журналының баш мөхәрриреCelebrity-рейтинг апреля Светские РИА Новости и Public.Ru — 14/05/2009.

2008 елда үз проектын, «иртәгә әйләнә-тирә дөньяның ничек чиста булуына бәйле кешеләргә» багышланган «Icons» журналын башлап җибәрергә тырыша. Forward Media Group ярдәмендә журналның 10 номеры чыга. Журнал «иң сәер Россия глянецы» абруена лаек булып 2009 елда кризис аркасында ябыла«Мы заслужили право на жизнь на рынке» Интервью Олегу Кашину. 27/10/2008В России прекратят выпуск журнала ICONS Lenta.ru: Новости: 10.12.2009.

Шәхси тормыш

Беренче ире — Фёдор Сергеевич Бондарчук, кинорежиссёр, телетапшырулар алып баручы. 2016 елда аерылышаларСветлана Бондарчук о проблемах в браке с Федором: «Я ощущала одиночество» Starhit.ru. Улы — Сергей Фёдорович Бондарчук (1991 елның 29 ноябре), актёр Кызы — Варвара Фёдоровна Бондарчук (1999 елның 5 мае). Килене — Татиана Михайловна Бондарчук (1989 елның 15 августы)Сын Федора Бондарчука сломал нос своей супруге, МГИМО тәмамлаган, 1988 елда Сеулда узган XXIV җәйге Олимпия уеннары чемпионы Михаил Мамиашвилиның кызыНовости — Тата Бондарчук — все материалы о звезде! | Последние новости 7Дней.руВ семье Фёдора Бондарчука — снова прибавление. Оныгы — Маргарита Сергеевна Бондарчук (2012 елның 6 декабре)Александр Нечаев. Фёдор Бондарчук стал дедушкой. Газета «Комсомольская правда» // kp.ru (7 декабря 2012 года). Оныгы — Вера Сергеевна Бондарчук (2014 елның 12 мае). Икенче ире — Сергей Харченко, дизайнер. 2020 елның 15 августында өйләнешәләр. Абыйсы — Григорий Витальевич Рудской (1982)Хорошая партия: на ком женился младший брат Светланы Бондарчук Woman.ru

Җәмәгать эшчәнлеге Светлана Бондарчук 2011 елның декабреннән ел саен уздырыла торган Action хәйрия кинематографик аукционын үткәрә.

Сәяси активлык Дусты Полина Юмашева белән бергә 2011—2012 еллар митингларына чыккан. Шулай ук режиссёр Кирилл Серебренниковка ярдәмгә Басман суды янындагы акциядә катнаша.

Фильмография

1989 — «Сон в летнее утро» (кыска метражлы) 2006 — «Жара» — ир-ат киемнәре кибетендә сатучы 2012 — «Любовь с акцентом» — Ирина 2013 — «Прикосновение» (кыска метражлы) — кызның әнисе

Искәрмәләр

Сылтамалар

Светлана Бондарчук биографиясе Cosmo.ru сайтында Светлана Бондарчук бите kinopoisk сайтында

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Русия актрисалары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Русия эшмәкәрләре Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1968 елда туганнар Төркем:17 декабрь көнне туганнар Төркем:Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар