Рим Сагитович Бакиев (; 1939 елның 4 гыйнвары, Благовещен районы, Башкорт АССР) — Россия сәяси эшлеклесе, өченче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан Премьер-министры (1994—1999).
Тормыш юлы Рим Бакиев 1939 елда Башкорт АССРның Благовещен районы Түбән Турбаслы авылында туган. 1963 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Уфа һәм Благовещен районнары хуҗалыкларында инженер-механик, баш инженер булып эшли.
1974 елдан 1990 елга кадәр «Степановский» совхозы директоры. 1990—1991 елларда — Благовещен район советы башкарма комитеты рәисе.
1991 елдан — «Башкирскптицепром» кошчылык предприятиеләре берләшмәсе генераль директоры.
Сәяси эшчәнлек 1990—1993 елларда — Россия Федерациясе халык депутаты, «Суверенитет һәм тигезлек» фракциясе әгъзасы. 1993 елдан — Башкортстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары.
1994 елның июль-октябрь айларында — Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы, октябрьдән — Башкортстан премьер-министры. 1995 елның мартында Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы вәкилләре палатасы депутаты итеп сайлана.
1995 елның 21 мартында яңадан Башкортстан Республикасы премьер-министры итеп билгеләнә. 1998 елның августында яңадан Республика хөкүмәте рәисе итеп раслана. 1999 елның гыйнварында премьер-министр вазыйфасыннан үз үтенече буенча азат ителә. Башкортстан Республикасы иминлек советының даими әгъзасы, Республика Президенты советы әгъзасы.
1999 елның декабрендә «Отечество — Вся Россия» сайлау блогының федераль исемлеге буенча өченче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. «Отечество — Вся Россия» (ОВР) фракциясе әгъзасы, экология комитеты рәисе урынбасары була. Башкортстан Республикасында «Отечество» Бөтенроссия сәяси иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе советы рәисе итеп сайлана.
Бүләкләр
Кызыл Байрак Хезмәт ордены; «Хөрмәт Билгесе» ордены; Почёт Ордены (1999); Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
Гаилә Өйләнгән, кызы бар.
Сылтамалар
Дәүләт Дума сайтында профиль Башкир энциклопедиясендә мәкалә
Төркем:Башкортстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1939 елда туганнар Төркем:4 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар