Рим Зәйнигабит улы Янгузин (; 1941 елның 15 ноябре, Аючы авылы, Стәрлетамак районы, Башкорт АССР, РСФСР, ССРБ — 2007 елның 11 ноябре, Уфа, Башкортстан Республикасы, Россия) — Совет һәм Россия этнографы, башкортларның этногенез һәм этник тарихы проблемалары буенча белгеч, шулай ук аларның традицион хуҗалыгын һәм социаль структурасын өйрәнү буенча белгеч. Тарих фәннәре докторы (1990), профессор (1991).

Тормыш юлы 1941 елның 15 ноябрендә Башкорт АССРның Стәрлетамак районы Аючы авылында туган.

Алтын медаль белен Ишембай шәһәренең 3 нче урта мәктәбен (соңрак 2 нче мәктәп-интернатны), ә 1964 елда Башкорт дәүләт университетының тарихи факультетын темамлый. Мәскәү дәүләт университетының этнография кафедрасында аспирантурада укый һәм 1969 елда тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1968 елдан Башкорт дәүләт университетында эшли, өлкән укытучы, доцент, профессор һәм ССРБ тарихы кафедрасы мөдире була, 1991 елдан башлап Башкортстан тарихы һәм этнография кафедрасы мөдире булып эшли.

1989 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен «XVIII—XIX гасырларда башкорт халкының хуҗалык һәм социаль структурасы» темасы буенча диссертация яклыйЯнгузин, Рим Зайнигабитович. Хозяйство и социальная структура башкирского народа в XVIII—XIX века: автореферат дис. … доктора исторических наук: 07.00.07 / МГУ им. М. В. Ломоносова. — Москва, 1989. — 37 с..

Фәнни эшчәнлек 300 гә якын фәнни хезмәт авторы булып тора. Берничә этнографик экспедиция җитәкчесе һәм оештыручысы булган, алар барышында җыелган материаллар Башкорт дәүләт университеты каршындагы Этнография музеенда тупланган.

Төп фәнни эшчәнлеге башкортларның этногенез һәм этник тарихы проблемаларына, шулай ук аларның традицион хуҗалыгын һәм социаль структурасын өйрәнүгә багышлана.

Фәнни хезмәтләр

XIX гасыр башкортларының традицион хуҗалык рәвеше. Уфа, 1979. Революциягә кадәр Россия башкортлары хуҗалыгы. Уфа, 1989. Башкорт кабиләләре тарихыннан. Уфа, 1995. Башкортларның игенчелек һәм җир мөнәсәбәтләре XVIII гасырның беренче яртысында Уфа, 1998. Башкортлар этнографиясе (өйрәнү тарихы). Уфа, 2002. Башкорт халкының килеп чыгышы. Уфа, БашГУ, 2003. Башкортстан халкының этник составы. Уфа, 2007.

Бүләкләр

Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1993)Указ Президиума Верховного Совета Республики Башкортостан от 29.03.1993 № 6-2/129 «О присвоении почетного звания „Заслуженный деятель науки Республики Башкортостан“» ; Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре (1997); Башкорт дәүләт университетының мактаулы профессоры (2001); Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2002)Указ Президента Российской Федерации от 29.07.2002 № 806 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» .

Хәтер

2008 елнып 30 гыйнварында Башкорт дәүләт университетының Гыйльми советы этнография музеена Рим Янгузин исемен бирә. Башкортстан хөкүмәте карары белән Рим Янгузин исеме Стәрлетамак районы Аючы авылы урта гомумбелем мәктәбенә бирелә. 2009 елда Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында «Якты юл. Профессор Рим Зәйнигабитдин улы Янгузин турында истәлекләр» китабы дөнья күрә. 2011 елның 15 ноябрендә Башкорт дәүләт университетында күренекле галим, профессор Рим Янгузинның тууына 70 ел тулуга багышланган «Этнологиянең һәм тарихның актуаль проблемалары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Анда тарихчылар, этнографлар, архивчылар, министрлыклар һәм ведомстволар, Россиянең һәм чит илләрнең төрле шәһәрләреннән килгән җәмәгатьчелек вәкилләре — Рим Янгузин исеме белән бәйле барлык кешеләр катнаша. 2011 елда Уфада күренекле галим һәм тарихчы Рим Янгузинга мемориаль такта ачылаВ Уфе открыли памятную доску видному ученому и историку Риму Янгузину // Телеканал «Вся Уфа».

Искәрмәләр

Әдәбият

Сулейманова М. Н. Янгузин Рим Зайнигабитович // Башкирская энциклопедия

Сылтамалар

Матисов А. К., Филимонов М. А. Общество «Знание» Республики Башкортостан в лицах. — Уфа, 2010. Рим Янгузин — основатель этнической истории башкир (к 70-летию со дня рождения) // ИА «Башинформ». Романов В. Рим Янгузин — основатель этнической истории башкир (к 75-летию со дня рождения учёного-этнографа) // ИА «Башинформ», 15 ноября 2016

Төркем:Шәхесләр:Ишембай Төркем:Башкортстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:БДУ укытучылары Төркем:Урыс тарихчылары Төркем:ССРБ этнографлары Төркем:ССРБ тарихчылары Төркем:Русиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре Төркем:Русиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:Уфада вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2007 елда вафатлар Төркем:11 ноябрь көнне вафатлар Төркем:Стәрлетамак районында туганнар Төркем:1941 елда туганнар Төркем:15 ноябрь көнне туганнар Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар