Эрнст Иосифович Неизвестный (1925 елның 9 апреле, Свердловск, Урал өлкәсе, РСФСР, ССРБ — 2016 елның 9 августы, Нью-Йорк, АКШВ Нью-Йорке скончался скульптор Эрнст Неизвестный) — Совет һәм Америка скульпторы. Латвия фәннәр академиясе әгъзасыБиография Эрнста Неизвестного — РИА Новости, 02.03.2020.
Тормыш юлы Эрнст Неизвестный 1925 елның 9 апрелендә Свердловскта туа. Свердловскның 16 нчы мәктәбендә укыган. 1942 елдан Ленинградта В. А. Х. каршындагы урта сәнгать мәктәбендә укыйОфициальный сайт Эрнста Неизвестного .
1942 елның августында Кызыл Армиягә алына һәм 1 нче Төркистан пулемёт хәрби училищесына курсант итеп укырга җибәрелә. Училищены тәмамлаганнан соң, 1943 елның октябрендә 4 нче Украин фронтына җибәрелә. 1944 елның 14 мартында 86 нчы гвардия укчылар дивизиясенең 260 нчы гвардия укчылар полкының укчылар взводы командиры итеп билгеләнә. Алга таба дивизия составында 2 нче һәм 3 нче Украин фронтларының күп кенә хәрби операцияләрендә, шул исәптән Будапешт штурмында катнаша. Бөек Ватан сугышы ахырында 1945 елның 22 апрелендә Австриядә авыр яралана, хата буенча һәлак булган дип таныла һәм үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Күпмедер вакыт Свердловск пехота училищесында черчение укыта. 1946—1947 елларда Ригада Латвия ССР сәнгать академиясендә, аннары 1947—1954 елларда В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтында укый, Мәскәү дәүләт университетының философия факультетында курслар тыңлаучысы була. 1955 елда Эрнст Неизвестный ССРБ рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге скульпторлар секциясе әгъзасы була (1962 елда төшереп калдырыла) һәм 1976 елга кадәр ССРБда сәнгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә.
1973 елның 17 июнендә Неизвестный Израильгә чыгу өчен документлар тапшырган. 1976 елның 10 мартында скульптор Швейцария аша АКШка күчеп китә.
1977 елдан Эрнст Неизвестный Нью-Йоркта яши һәм Колумбия университетында эшли.
1996 елда Россия президенты Борис Ельцинның мәдәният буенча киңәшчесе була.
Гомеренең соңгы елларында Неизвестный авырый һәм баш миенә операция ясыйСулькин О. Задача с Неизвестным // Огонёк. — 2017. — № 47. — С. 38.. 2016 елның 9 августында Нью-Йоркта вафат була.
Иҗат Суриков институты студенты буларак, Эрнст Неизвестный Свердлов музеенда яңа экспозицияне рәсмиләштерүгә заказ ала.1950 еллар башында «Сугыш — ул ...», «Роботлар һәм яртылаш роботлар» скульптуралары сериясен төзи. 1956 елда рәссам «Тормыш агачы» монументы — сәнгать һәм фәннең иҗади берлеген гәүдәләндерүче скульптура өстендә эшли башлый. 1957 елда «Үлгән солдат» сынын ясый.Эшләре өчен Неизвестный ул чактагы Советлар Союзы башлыгы Никита Хрущёв тарафыннан тәнкыйтькә дучар була. Хрущёв 1962 елда күргәзмәдә аның скульптураларын «дегенератив сәнгать» дип атаган:
Хрущев вафатыннан соң, элеккеге дәүләт башлыгы туганнары үтенече буенча, Эрнст Неизвестный аңа Новодевичье зиратында кабер ташын ясый.
1973—1975 елларда Польшада монастырь өчен сигез метрлы «Христос йөрәге» монументын булдыра.
1980 еллар ахырында Сан-Францискода (АКШ) Магна Галереясе (Magna Gallery) заказы буенча коммунизм җимерелүгә багышланган «Man through the Wall» циклын оештыра. Шул ук елларда Юҗин шәһәрендәге Орегон университетларында һәм Калифорниядәге Беркли университетында лекцияләр укыган.
1987 елда Швециянең Уттерсберг шәһәрендә Эрнст Неизвестный эшләренә багышланган «Тормыш агачы» музее ачыла.
Неизвестный Екатеринбургта, Магадан һәм Воркутада совет репрессияләре корбаннары истәлегенә берәр һәйкәл куеп, «Кайгы өчпочмагы» оештырырга ниятләгән. Бу проект өлешчә тормышка ашырылган. 1996 елда «Кайгы битлеге» монументаль әсәре Магаданда куела. Екатеринбургта Неизвестный «Кайгы битлеген» урнаштыра алмаган. «Кайгы битлеге: Европа-Азия» һәйкәле 2017 елның 20 ноябрендә ачылган. «Кайгы өчпочмагы»ның өченче һәйкәле (Воркутада) барлыкка китерелмәгән.
Эрнстның соңгы монументаль эшләренең берсе — Пермьдә 2007 елның 15 маенда куелган Сергей Дягилевка һәйкәл.
Бүләкләр
III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (1996 елның 9 апреле) — сынлы сәнгатьне үстерүдә күренекле казанышлары өчен Почёт Ордены (2000 елның 6 апреле) — сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне өченУказ Президента Российской Федерации от 6 апреля 2000 года № 643 «О награждении орденом Почёта Неизвестного Э. И.» Кызыл Йолдыз ордены (1945 елның 4 мае) — немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк үтәгән һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен «Батырлык өчен» медале (1947 елның 6 ноябре) — Бөек Ватан сугышында немец илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлык өчен Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясенең 1995 елгы дәүләт премиясе (сынлы сәнгать өлкәсендә) (1996 елның 27 мае) — бакырдан ясалган скульптура әсәрләре сериясе өченУказ Президента Российской Федерации от 27 мая 1996 года № 779 «О присуждении Государственных премий Российской Федерации 1995 года в области литературы и искусства» Россия Сәнгать академиясенең чит ил мактаулы әгъзасыСостав РАХ
Галерея
Искәрмәләр
Сылтамалар
Эрнст Неизвестный об известном и неизвестном. Видео-интервью.
Төркем:Суриков исемендәге рәсем институтын тәмамлаучылар Төркем:ССРБ скульпторлары Төркем:«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре Төркем:«Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Нью-Йоркта вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:2016 елда вафатлар Төркем:9 август көнне вафатлар Төркем:Екатеринбурда туганнар Төркем:1925 елда туганнар Төркем:9 апрель көнне туганнар Төркем:Суриков исемендәге рәсем институтын тәмамлаучылар