Шәһре Болгар — Идел буе Болгары дәүләте белән бәйле татар тарихи халык җыры, Болгар шәһәре турында җырлана.Хакимов Р. Ф. Исторические песни в татарском фольклоре. – Казань: ИЯЛИ, 2017. – 172 с.
Тасвиры Җырның ике варианты билгеле. Вариантлар күләме буенча бертөрле, һәм сүзлек составы да охшаш диярлек. Тексттагы зур булмаган аерма бер максатка гына, шәһәрне бары тик уңай яктан гына тасвирлауга буйсынган: Болгар юллары яхшы, җилләр хуш, хакимнәр (изгеләрдән яки хуҗалардан) хуш исле һ. б.
Альберт Фәтхи варианты Шәһре Болгар манарасы Сиксән баскыч һәм арасы. Анда менгән ирәнләрнең Сил тик агар күздин яше. Гаҗәп ирер Болгар юлы, Даим исәр хуш йилләре. Ул Болгарга килгәннәрнең Сил тик агар күздин яше.
Марсель Бакиров варианты Шәһре Болгар манарасы, сиксән баскыч һәм барысы. Анда барган ирәнләрнең артык дорыр дәрәҗәсе. Шәһре Болгар вәлиләре, даим килүр хуш исләре, Анда барган ирәнләрнең, сил тик акар күз яшьләре.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Хакимов Р. Ф. Исторические песни в татарском фольклоре. – Казань: ИЯЛИ, 2017. – 172 с.
Әдәбият Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар / төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләр язучы И.И. Надиров; фәнни редакторы Х.Ш. Мәхмүтов. Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. 488 с. Татарский эпос: баиты / Сост.: Ахметова-Урманче Ф. В. – Казань: Изд-во «Фэн» АН РТ, 2005. – С. 58 Бакиров М. Халык хәтере. Тарихи җырларыбыз һәм бәетләребез турында // Мирас. Казан, 1992. № 10. С. 33–38
Төркем:Идел буе Болгары Төркем:Татар халык җырлары Төркем:Әлифба буенча җырлар