Ринат Ташимов, Ринат Фәрит улы Ташимов (1989 елның 4 марты, СССР, РСФСР, Омск өлкәсе, Муромцево районы, Инсәс) ― россияле драматург, сценарийчы, режиссер, актер.

Тәрҗемәи хәле

1989 елның 4 мартында Омск өлкәсе татар авылы Инсәстә туган. Әнисе ягыннан нәселе Идел буендагы ачлыкта Себергә күченгәнЭльвира Курбанова. «В национальном кинематографе очень большие ограничения в плане этики» ― интервью с Ринатом Ташимовым. ural.tatar, 11.01.2020. Әбисе Гөлмениса Һашумшәех кызы вафатыннан соң, 10 яшеннән татарча аралашмаган, телне оныткан, әмма милләтен татар дип билгели #TAMGA_интервью сәхифәсендә режиссер Ринат Ташимов. Кариев театры.

Ф.М. Достоевский исемендәге Омск дәүләт университетын «драма театры һәм кино актеры» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2013 елда Екатеринбург дәүләт театр институтына (ru) укырга керә, Николай Коляда курсында драматургияне өйрәнә. 2020 елда МХАТ мәктәп-студиясе магистратурасына (Рф атказанган сәнгать эшлеклесе Виктор Анатолий улы Рыжаков останәсенә) укырга керә.

2004 елда Лицей театрында эшли башлый, 2006 елда ― А. Гончарукның театр студиясендә (Омск), 2013 елда «ТОП-театр» яшьләр театрында (Омск) уйный..

2013―2020 елларлда Екатеринбургта «Коляда-театр» труппасында хезмәт куя.

2014 елдан Хәзерге заман драматургиясе үзәгендә (Екатеринбург) режиссер (2016 елдан баш режиссер) , биредә хәзерге заман драматурглары пьесалары буенча егермедән артык спектакль куйган.

Күп тапкырлар эре драматургия конкурслары лауреаты. Ике тапкыр «Евразия» халыкара яшь драматурглар премиясе һәм халыкара әдәби Волошин конкурсы җиңүчесе, Любимовка яшь драматургия фестивалендә , Омск заман драматургиясе лабораториясендә катнашучы, «PRO/ДВИЖЕНИЕ» заманча драматургия конкурсы лауреаты.

2016 елда «Кульминация» конкурсында «Шайтан-күл» (Шайтан-озеро) пьесасы «Ел пьесасы» дип таныла, 2017 елда «Беренче икмәк» (Первый хлеб) пьесасы финалга үтә.

2017 елда драматурглар Юлия Тупикина һәм Михаил Дурненков белән бергә «Lark + Любимовка» Халыкара программасында катнаша, анда аның «Шайтан-күл» пьесасы Нью-Йоркта лаборатория кысаларында тәкъдим ителә.

2018 елның июнендә «Шайтан-күл» пьесасы Колумбия университетында (Нью-Йорк, АКШ) хәзерге заман драматургиясе фестивалендә тәкъдим ителә.

2021 елның июлендә РФ Тикшерү комитеты «Беренче икмәк» спектакленың ветераннарны мыскыл итү-итмәвен тикшерергә кушкан Мәдәният министрлыгы театрлар репертуарын дәүләт иминлегенә туры килүен тикшермәкче. Азатлык радиосы, 2.08.2021.

Әсәрләре Пьесалары «Мәгарә аналары» (Пещерные мамы) «Шайтан-күл» «Беренче икмәк» «Катифа» «Мәче төшлеге» (Кошачий полдник) «Шпаликов»

Киносценарийлар «Икенче кояш» (Второе солнце)

Кайбер куелган пьесалары 2014 — «Мәгарә аналары». Хәзерге заман драматургиясе үзәгендә (Екатеринбург), реж. Ринат Ташимов 2015 — «Мәгарә аналары». «Галёрка» театры, Екатеринбург, реж. Александр Кудряшов 2017 — «Кульминация». Дмитрий Брусникин остаханәсе, МХАТ мәктәп-студиясе, реж. Дмитрий Брусникин 2018 — «Шпаликов». Ельцин-үзәк, Екатеринбург, реж. Николай Русский 2018 — «Шайтан-күл». Ачинск шәһәре драма театры, реж. Ю. Урнов

Театр режиссёры Заманча драматургия үзәге 2014 — «Минем яраткан чебенем» (Моя любимая муха) С. Баженованың «Явыз әкият» (Злая сказка) пьесасы буенча 2014 — «Читлек» (Клетка) А. Сойкина пьесасы буенча 2014 — «Мәгарә аналары» ― үзенең пьесасы буенча 2015 — «Мәскәүгә! Мәскәүгә!» (В Москву! В Москву!) Д. Уткина һәм И. Васьковскаяның «Макакалар, пицца һәм деструкция» (Макаки, пицца и деструкция) пьесасы буенча 2015 — «Сөрхәнтәй шаһзадә» (Царевич Заморышек) И. Васьковскаяның пьесасы буенча 2016 — «Акчарлак» (Чайка) Антон Чехов пьесасы буенча 2016 — «Мәскәү-Петушки» В. Ерофеевның шул исемдәге поэмасы буенча, С. Баженова сәхнәләштергән 2017 — «Мәхәббәттә кызлар» (Девушки в любви), И. Васьковскаяның пьесасы буенча

Башка мәйданчыкларда 2014 — «Җәрәхәтләрне архивлау» (Архивация шрамов), «Свитер» урам сәнгате галереясы, Екатеринбург.

Кино режиссёры 2017 елда Ринат Ташимов, Алена Тремазова һәм Максим Шкурин кыска метражлы «Земля» уен фильмы төшерәләр. Фильм күп кенә фестивальләрдә, шул исәптән Кеше хокуклары турында «СТАЛКЕР» XXIII Халыкара фильмнар фестивалендә , I Сухум Халыкара кинофестивалендә , 40нчы Мәскәү Халыкара кинофестивалендә , «Арткино» Бөтенроссия кыска метражлы автор киносы фестивалендә (елның иң яхшы эксперименталь фильмы) һәм «Киноликбез»―IX халыкара автор киносы фестивалендә (Алтын Жан Люк ― илебездәге иң яхшы кыска метражлы фильм өчен) катнаша.

2021 елның язында үз сценарие буенча тулы метражлы дебют өстендә эшне тәмамлый ― «Икенче кояш» («29 февраля» киноширкәте, продюсер Алексей Федорченко) .

Актёр Коляда-театр «Ревизор», Николай Гоголь реж. Николай Коляда— Осип «Үле баннар» (Мертвые души), Николай Гоголь, реж. Николай Коляда — Гоголь «Борис Годунов», Александр Пушкин, реж. Николай Коляда — Басманов «Амиго», Николай Коляда, реж Николай Коляда — икмәк пешерүче малай «Ба», Юлия Тупикина, реж. Николай Коляда — Лёша «Землемер», Николай Коляда, реж. Николай Коляда — Землемер

Заманча драматургия үзәге «Эмиль дәү баш» (Эмиль большая голова), Светлана Баженова, реж. С. Баженова — Жак «Карт ана куян» (Старая зайчиха), Николай Коляда, реж. Николай Коляда — Куян «Ромул һәм Рем», Бернар-Мари Кольтес, реж. А. Вахов — Азиз « Миңа кояшым бүтән яктырмый» (Мне моё солнышко больше не светит), Алексей Забегин, Владимир Антипов, реж. А. Забегин, В. Антипов — Вадик «Галатея Собакина», Ирина Васьковская, реж. А. Бутаков — Вася «Ба», Юлия Тупикина, реж. Николай Коляда — Лёша

Мәскәү «Современник» театры « Әни, ә бу фотода кем?» (Мам, а кто это на фото?), реж. Ф.Гуревич — Роза әни

Ермолова театры «Сузуки», реж. Р.Лыков — Камарды

Публикацияләре Ринат Ташимов. Пещерные мамы. «Искусство кино»; № 11, 2015 Ринат Ташимов. Шайтан-озеро. Сборник пьес шорт-листа конкурса драматических произведений «Кульминация-2016» Ринат Ташимов. Шайтан-озеро. Сборник пьес молодых авторов СНГ, Грузии и Балтии Ринат Ташимов. Первый хлеб. Сборник пьес шорт-листа конкурса драматических произведений «Кульминация-2017» Ринат Ташимов. Первый хлеб. Сборник пьес молодых автор СНГ, Балтии и Грузии Ринат Ташимов. Кошачий полдник. Уральская драматургическая инфраструктура под знаком Солнца. Пермь, 2015

Сылтамалар Ринат Ташимов на сайте «Коляда-театра»

Искәрмәләр

Төркем:Омск дәүләт университетын тәмамлаучылар‎ Төркем:Екатеринбург театр институтын тәмамлаучылар Төркем:Театр режиссёрлары Төркем:Россия театр режиссёрлары Төркем:Русия драматурглары