Наим Сөләйманоглу (, ; 1967 елның 23 гыйнвары, Птичар, Кырҗали өлкәсе, Болгария — 2017 елның 18 ноябре, Истанбул, Төркия) — Болгария, аннары Төркия авыр атлеты. Авыр атлетика тарихында беренче өч тапкыр олимпия чемпионы, җиде тапкыр дөнья чемпионы. Болгариянең атказанган спорт мастеры (1983)С П И С Ъ К НА СЪСТЕЗАТЕЛИТЕ ПО ВДИГАНЕ ТЕЖЕСТИ, КОИТО СА ПОКРИЛИ ИЗИСКВАНИЯТА ЗА ЗВАНИЕТО “ЗАСЛУЖИЛ МАЙСТОР НА СПОРТА” И СА УТВЪРДЕНИ ЗА ТАКИВА ПРЕДИ 1990 г.. 46 дөнья рекорды куйган (26 Болгария өчен һәм 20 Төркия өчен)Naim Süleymanoğlu. Наим Сөләйманоглу авыр атлетика тарихында иң титуллы авыр атлет дип санала.
Тормыш юлы Наим Сөләйманов 1967 елның 23 гыйнварында Птичарда (Болгария) төрек гаиләсендә туа. Наим зур булмаган (147 см) һәм җиңел авырлыкларда чыгыш ясаган. «Кесә Геркулесы» кушаматы булган. Авыр атлетика тарихында этеп күтәрүдә өч тапкырдан үз авырлыгыннан артык күтәрә алган алты спортчының берсе була6 тяжелоатлетов, которые подняли 3-х кратный собственный вес.
14 яшендә яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында, ике төр ярышның суммасында 250 килограммны җыеп, җиңү яулыйЮный рекордсмен взрослого помоста//«Советский спорт» 30 апреля 1983 (приводимая в статье дата рождения — 27 ноября 1967 года). 1983 елның апрелендә, 160 кг авырлыктагы штанганы этеп, 285 кг күләмендә беренче дөнья рекордын куя. 1983 елда Мәскәүдә узган дөнья чемпионатында 56 кг га кадәр авырлыкта икенче урын ала, ләкин Болгария Лос-Анджелестагы Олимпия уеннарын бойкотлаштырганга күрә, анда катнаша алмый. Аннары Сөләйманов 1985 һәм 1986 елларда Болгария өчен чыгыш ясап, ике тапкыр дөнья чемпионы була.
1986 елның декабрендә Мельбурнда узган ярышларда Болгария җыелма командасына әйләнеп кайтмый һәм Төркиягә кача. Анда ул Төркия гражданлыгын алган. Болгариядә коммунистик режим төшкәннән соң аның туганнары да Төркиягә килә.
Сөләйманоглуның Төркия өчен халыкара ярышларда чыгыш ясавы өчен Болгария авыр атлетика федерациясе рөхсәте кирәк була. Болгар федерациясе рөхсәт өчен 1 250 000 доллар сораган, аны Төркия Республикасы түләгән. 1988 елда Сеулда узган Олимпия уеннарында 21 яшьлек Сөләйманоглу олимпия чемпионы була. 1989 елгы дөнья чемпионатында җиңү яуласа да, 1990 елның язында спорт карьерасының тәмамлануы турында игълан итә, әмма 1991 елда әйләнеп кайта. 1991 елда дөнья чемпионатын ота, ә 1992 елда Барселонада узган Олимпия уеннарын да ота. 1996 елда Атлантада узган Олимпия уеннарын ота.
Атлантада узган Олимпиададан соң Сөләйманоглу яңадан карьерасының тәмамлануы турында игълан итә, тик 2000 елда Сиднейда узачак Олимпиадада катнашу өчен спортка әйләнеп кайта. 2001 елда ул Олимпия ордены белән бүләкләнә.
Спорт карьерасы тәмамланганнан соң ике тапкыр Төркия парламентына сайланырга тели, әмма сайлана алмый.
Озак вакытлар бавыр циррозыннан җәфа чигәChampion Turkish weightlifter Süleymanoğlu dies at 50 — Turkish News. 2009 елда начар хәлдә хастаханәгә салына һәм өч айга якын хастаханәдә булаБрат Наима Сулейманоглу: И в Болгарии есть люди, которые хотят стать донорами - Novinite.ru.
2017 елның 25 сентябрендә бавыр циррозының терминаль стадиясе белән барлыкка килгән бавыр җитмәү сәбәпле хастаханәгә китерелә. 11 ноябрьдә баш миенә кан саву һәм шеш арту сәбәпле, аңа ашыгыч хирургик операция ясалаУмер самый титулованный тяжелоатлет мира, Lenta.ru, 18.11.2017..
18 ноябрьдә Нәгыйм Сөләйманоглы Аташехир Мемориаль госпитале хастаханәсендә вафат булаmilliyet.com.tr:Naim Süleymanoğlu hayatını kaybetti. Төркия Президенты Рәҗәп Әрдоган үзенең кайгыларын уртаклашканAnadolu:Naim Süleymanoğlu hayatını kaybetti.
Кинода
«Төркия Геркулесы», 2019. Наим Сөләйманоглы ролендә — Хаят ван Эк
Искәрмәләр
Сылтамалар
Naim Suleymanoglu, Hall of Fame at Lift Up
Төркем:Истанбулда вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:2017 елда вафатлар Төркем:18 ноябрь көнне вафатлар Төркем:Болгариядә туганнар Төркем:1967 елда туганнар Төркем:23 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Штангачылар