Швайштейн Моисей Хаимович (2 октябрь 1936 ел) — скрипкачы, педагог, югары мәктәп укытучысы. Профессор (1993). Башкортстан Республикасының халык артисты (1995).
Биографиясе Моисей Хаимович (Михаил ЕфимовичБашкирская энциклопедия — Швайштейн Михаил Ефимович ; Швайштейн 1936 елның 2 октябрендә Белоруссия ССРның Витебск шәһәрендә туган.
1954 елда Уфа музыка училищесын (педагогы М. Г. Файн), 1959 елда — П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен (педагогы М. Б. Питкус) тәмамлаган.
Консерваторияне тәмамлаганнан соң, 1959-1962 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында оркестр солисты һәм концертмейстеры булып эшли. 1959 елдан — Башкорт дәүләт филармониясе солисты.
Концерт эшчәнлеге белән бер үк вакытта 1962-1972 елларда Уфа сәнгать училищесында кыллы кораллар бүлегендә, 1972 елдан — Уфа сәнгать институтында укытучы булып эшли, 1986 елдан — кыллы музыка кораллары кафедрасы мөдире, профессор (1993).
Укучылары Швайштейн Моисей Хаимовичның укучылары — скрипкачылар Л. Айкаев, Л Минибаева, Ф. Ситдикова, Н. Кириллова.
Хезмәтләре Моисей Хаимович Швайштейн — 20 гыйльми-методик эш, ике скрипка өчен пьеса җыентыгы авторы (Уфа, 1982, 1986).
«Мелодия» фирмасында аның башкаруында башкорт композиторларының скрипка музыкасы язылган 2 диск чыгарылган.
Репертуары Чит ил әсәрләре, рус классикасы, хәзерге заман, шул исәптән башкорт композиторлары, әсәрләре.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Башкортстан Республикасының халык артисты (1995) БАССРның атказанган артисты (1972)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Швайштейн Моисей Хаимович // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Литература. Культура. Имена . Журнал Бельские просторы. Әдәбият. Мәдәният. Исеме . Журнал Бельские просторы. Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Шәхесләр:Башкорт дәүләт опера һәм балет театры Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1936 елда туганнар