Алмас Алмас улы Гатауллин (Thomas Mraz тәхәллүсе астында танылганThomas Mraz — Rap.ru; 1992 елның 7 декабре, Уфа, Башкортстан, Россия) — Россия хип-хоп-башкаручы, җырчы, җырлар авторы, «Dopeclvb» һәм «YungRussia» иҗат берләшмәләренең элеккеге катнашучысы, «Booking Machine» концерт агентлыгының элеккеге әгъзасы. Үз карьерасында 2 студия альбомы, 5 мини-альбом, 4 уртак микстейп һәм күп кенә сингл чыгарган.
Тормыш юлы
Башлангыч чор: музыкаль карьера башы Алмас Гатауллин 1992 елның 7 декабрендә Башкортостан Республикасының Уфа шәһәрендә туган. 9 яшьтә Алмасның әти-әнисе аны хор җырлау музыка мәктәбенә җибәрәләр. Яшь чагында хип-хоп белән мавыга, граффити командасында була, анда аның җырчы Джейсон Мраз хөрмәтенә Mrvz тәхәллүсе булганНа подъёме: Thomas Mrvz. Молодой артист из Уфы — про объединение Dopeclvb, поиск продюсеров на саундклауде и работу в театре — The Flow. Алмас 2012 елда үзенең беренче җырларын яздырып карый һәм Фёдор Оралов (i61) аны студиягә җыр язарга чакыра. Соңрак «Dopeclvb» музыкаль берләшмәсе әгъзасы була.
«Режиссёр һәм театр актёры» белгечлеге буенча Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында югары белем ала. Театрда уйнаган һәм спектакльләр куйганГрязный реализм по-уфимски: Thomas Mraz представил свой дебютный спектакль — Mkset.ru.
«Emotional VIII» — «Do Not Shake The Spear» 2014 елда үзенең дебют Emotional VIII мини-альбомын чыгара, ул сигез композициядән тораМолодые и перспективные: 11 артистов, которые изменят русский рэп — Rap.ru. Мини-альбомны язуда шулай ук Glebasta Spal һәм Tveth катнашкан. Соңрак Алмас һәм «Dopeclvb» берләшмәсе «YungRussia» яшь артистлар хәрәкәтенең бер өлешенә әвереләКто есть кто в YUNGRUSSIA. Гид по московскому шоукейсу молодых и дерзких — The Flow.
2015 елның 8 октябрендә Алмас, Австралия музыканты Kamandi музыкасына язылган, үзенең «May13» дебют музыкаль видеоклипын тәкъдим итәThomas Mrvz «May 13» У нас — премьера клипа мрачного романтика из Уфы — The Flow.
2016 елның 2 мартында «May13» дебют студия альбомы чыгаThomas Mrvz «May 13». Альбом самого голосистого представителя Dopeclvb, участвуют ЛСП, Boulevard Depo и другие — The Flow40 альбомов года: выбор «Афиши» — Афиша Daily. 2016 елның көзендә «YungRussia» хәрәкәте таркала һәм Harvest Time саубуллашу концерт турына китә. 2016 елның 9 декабрендә биш соло композициядән торган «Do Not Shake The Spear» исемле икенче мини-альбом чыгаThomas Mraz «Do Not Shake the Spear». Второй релиз уфимского исполнителя в этом году — первый, напомним, назывался «May13» и был отличным — The Flow.
«Booking Machine» белән контракт (2017-2020) 2017 елның февралендә Алмасның «Booking Machine» концерт агентлыгының яңа әгъзасы булуы билгеле була (аның башлыгы Oxxxymiron).
2017 елның 28 апрелендә «Dopeclvb» берләшмәсеннән исәп буенча дүртенче микстейп «Dopet4pe» чыга, аннан соң Алмас коллективтан китү турында игълан итә. 2017 елның 4 сентябрендә Алмас үзенең икенче музыкаль видеоклипын «Ultraviolet» синглына тәкъдим итә. 2017 елның 27 сентябрендә 7 тректан торган «Bla Bla Land» мини-альбомы чыгаYanix и Thomas Mraz выпустили совместный EP «Bla Bla Land». На релизе семь треков, и пять из них мы ещё не слышали — The Flow.
2018 елның мартыннан апрель аена кадәр, «The Floor Is Lava» концерт турында булганда, атнага бер тапкыр, һәр якшәмбе көнне Алмас бер сингл чыгарган.
Дискография
Студия альбомнары Ел Студия альбомы 2016May13 2018Hangover 2021Victory Ел Мини альбом 2014Emotional VIII 2016Do Not Shake The Spear 2017Bla Bla Land (Yanix белән бергә) 2018«9 воскресений» 2019Random-6 2020Emotional 8 - Deluxe (The Ghosts белән бергә)
Микстейплар ЕлМикстейп2012Dopetape 2013Dopetape 22015Dop3tape2017Dopet4pe
Сингллар ЕлСингл2013«Hydro»«Blvnt»2014«Kimono»2015«May13»«Thunderjuice»2016«Не сплю»2017«Дорогая, кажется, я больше не хочу делать рэп»«Большая рыба»«Kill Boss»«Ultraviolet»2018«Lono»«Пол это лава»«Sangria»«Слишком плох для тебя»«Я против всех»«Повинуйся»«Кровь на микро»«Sonic X»«Stereocoma»«Клыки»«Новый баланс»«Магия»«Iron Sky»2019«Drip Dream»«Жаркая ночь»«Леденящие Сны»«Рандом»2020«Black Dwarf»«Низкий заряд»«Neon Clouds»«Коротка»«Houston»«Hate»«Prius Freestyle»2021«Мой вайб»«Отрочество»«Прощай»
Видеография ЕлИсемАльбомРежиссёр2015«May13»May13Blue Berry Studio2017«Ultraviolet» (при участии Glebasta Spal)HangoverFilm Gods2018«Lono»«Новый баланс»2019«Синие Слезы»«Drip Dream»2020«Снейклорд»Random-6Hellbrothers
Искәрмәләр
Төркем:Русия җырчылары Төркем:Уфада туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1992 елда туганнар Төркем:7 декабрь көнне туганнар Төркем:Башкортстан җырчылары