Зәй кирпеч заводы () ― Татарстанның Зәй районы Югары Шепкә авылының төньяк-көнчыгышында урнашакан төзелеш индустриясе предприятиесе. 1986 елда төзелә башлаган. 2006 елның февраленнән ― ООО Заинский кирпичный завод. О нас .

Урнашуы Зәй кирпеч заводы Зәй шәһәреннән 10 км, Куйбышев тимер юлының Бөгелмә ― Кругле поле (Чаллы) ― Әгерҗе тармагының Зәй тимер юл станциясеннән 12 км, Яр Чаллы пристаненнән 70 км читтә, Зәй ― Сокрау (Түбән Кама ― Сокрау ― Чистай) юлына якын, Зәй районы Югары Шепкә авылының төньяк-көнчыгышында урнашкан.

Тарих 1986 елның апрелендә Зәй район советы башкарма комитеты Югары Шепкә авылының төньяк-көнчыгышында төзелеп бетмәгән, 800 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма бинасы урынында колхозара кирпеч заводы төзергә карар итә. Төзелүче заводның директоры (1987―1991 елларда) ― Т. Н. Вәлиуллин. Төзелешнең кураторы ― Зәй районы ОКС (башлыгы ― М. А. Стрелков). Беренче генподрядчиклары ― Зәй , аннары «Идел» МП.

Заводның җиһазлары СССРда җитештерелгән. Проект куәте ― елына 15 млн 150-маркалы кирпеч чыгару.

1992 елның ноябрендә Зәй кирпеч заводы «Зәйнефть» белән «Татагропромстрой»ның уртак предприятиесенә () әйләнә. 1992 елдан завод директоры ― В. П. Радивилов.

1993 елның гыйнварында елына 15 млн кирпеч җитештерүче җиһазлар урнаштырыла. Заводтан 4 км читтә Иске Пәлчикәү авылы тирәсендә 33 елга запасы булган балчык карьеры эшкәртелә.

Зәй кирпеч заводы тулы җимерелү һәм торгызу стадиясен уза. Хәзер завод елына, сорау булуга карап, 3 млн һәм аннан да күбрәк М100 маркалы кызыл керамик кирпеч җитештерә һәм сата. Җитештерү куәтен елына 7,5 млн данә кирпеч җитештерүгә хәтле үстерә ала Заинский кирпичный завод, с.Верхние Шипки. a-brick.ru.

Кирпеч компонентлары: балчык, ком, опилка һәм аш тозы.

Технология балчык карьеры, балчык запаснигы һәм балчыкны әзерләү, форма ясау цехы, киптерү урыны, автоматлаштырылган яндыру (обжиг) мичләре, әзер эшләнмләр мәйданчыгы

2006 елның февраленнән ― ҖЧШ. М100, М125-маркалы кызыл (тишексез) керамик кирпеч, чирәп түбә һәм яндырылган балчыктан башка төзелеш әйберләре җитешетерә һәм сата.

2015 елда завод 2 миллион 850 кирпеч чыгарган, бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 16 процентка күбрәк. Кирпеч сату 24 процентка арткан һәм ул 17 миллион 350 мең сумнан 21 млн. 566 мең сумга җиткән. Заводның рентабельлелеге 0,3 процентка артканНиколай Шамионов. Зәйдә икътисади советның күчмә утырышы кирпеч заводында узды. «Зәй офыклары», 25.01.2016.

Директорлар 1987―1991 елларда ― Т. Н. Вәлиуллин 1992 елдан ― В. П. Радивилов .... 2006 елдан ― Рафаэль Риян улы Әшрәпов

Әдәбият Верхние Шипки (Югары Шепкә). // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр.35-36 Заинский кирпичный завод. // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 87.

Сылтамалар Зәй кирпеч заводы сайты Искәрмәләр

Төркем:Зәй ширкәтләре Төркем:1986 елда нигезләгән предприятиеләр Төркем:Кирпеч заводлары