Башкортлаштыру () — Башкортстан Республикасында башкорт теле һәм мәдәниятенең ролен көчәйтү, кадрларны «башкортлатыру», шулай ук татарларны, мариларны һәм чуашларны ассимиляцияләүгә юнәлтелгән дәүләт сәясәте.

Кадрларны башкортлаштыру Билгеле булганча, республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимов республикада хакимияттә милләтләр буенча квоталарны сакларга омтыла.«Regional Sepаratism in Russia: Ethnic Mobilisation or Power Grab?» Europe-Asia Studies. — 1998. — Vol.51 . — №.2 . — P. 245—274.А вторский перевод Кучумова И. В. 1999. Башкортлаштыру югары дәрәҗәдәге министрлардан муниципаль дәрәҗәдәге вазифаларга кадәр кагылган.Филатов С., Щипков А. Башкортостан: религия и власть // Дружба народов. 1996. № 5. С. 99. Төрле мәгълүматлар буенча, җитәкче постларының яртысыннан алып өчтән икесенә кадәрен башкортлар били, моңа аеруча Мортаза Рәхимовның күпчелек министрларны башкортларга алыштыруы йогынты ясаган. Шул ук вакытта башкорт халкы барлык халыкның 28,79 % ын гына тәшкил итә.Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. : см.

Башкортстанның көньяк-көнчыгыш районнары үсеше Башкортстан сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора, башкорт телле халык яшәгән бу төбәккә инвестицияләрнең күп өлеше кертелә.Государственная программа возрождения и развития башкирского народа: Проект. Уфа, 1995. С. 33, 53, 71.Төбәк тарихы буенча журнал [Родной край: Краеведческий журнал]. Специальный выпуск. I. Казан: Бөтендөнья татар конгрессы. 2020. С. 151—168.

Халык исәбен алу барышында башкортларның өлешен арттыру өчен башка милләт кешелерен башкортлар итеп язу сәясәте ачыклана.Иванова Ю. В. «Этническая проблема Башкортостана». Уфа.

Татарларны башкортлаштыру

Хәзерге Башкортстан территориясендә яшәүче татарларның ата-бабалары әлеге якларда XII гасырдан да соңга калмыйча урнашкан һәм XIV—XV гасырларда бердәм берләшүгә тупланган.История татар Западного Приуралья. Том I. Кочевники Великой степи в Приуралье. Татарские средневековые государства. Коллективная монография. - Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2016. — 464 с. + 4 с. цв. вкл.

Башкорт Республикасы 1917 елның 28 ноябрендә игълан ителә һәм хәзерге республиканың төньяк-көнчыгышын, шулай ук хәзерге Чиләбе, Курган һәм Оренбург өлкәләре территорияләренең бер өлешен дә били. Уфа губернасының калган өлешен Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы составына референдум аша кушарга омтылалар, ләкин референдум ахыр чиктә үткәрелми кала, һәм бу территорияләр директив метод белән 1922 елда Башкортстан составына кертелә, бу монда «татар мәсьәләсе» барлыкка килүнең төп сәбәпләренең берсе була.

Башкортлаштыруның төп этабы 1970-нче елларда башланып китә, шул чорда кайбер мәкаләләрдә дәүләт төзүче халык 20 проценттан ким булган автономияләрне бетерергә кирәк, дип әйтелә иде. Бу хәл Башкортстанда борчу һәм курку тудыра, нәтиҗәдә татарларны башкорт итеп яздыру, мәктәпләрдә башкорт телен кертү кебек чаралар үткәрелә башлый. Бу хәл турында КПССка күпсанлы шикаятьләр һәм хатлар языла. Мәскәү бу мәсьәләне карата башлый. Башкортлаштыру турында белешмә, башта татар галимнәреннән, аннары башкорт галимнәреннән сорала. Бу исә башкорт обкомының күп кенә сәясәтчеләренең эштән мәхрүм ителүенә һәм киләчәктә Мортаза Рәхимовның хакимияткә килүенә китерә.https://tuganzhir.org/discuss/damir-ishakov-tatarstan-nahoditsya-v-svobodnom-polete-neizvestno-kuda-my-letim/После массового увольнения, происходившего в башкирском обкоме, новый обком не успел должным образом выстроится из-за начавшейся перестройки, в это время поднялся Муртаза Рахимов, начавший работу по формированию современного башкирского национализма БАССРда татар халкының милли хокукларына һөҗүм башланды, бу һөҗүм СССРда җанисәп вакытларында милли үзбилгеләнү мәсьәләсен файдалану аша алып барылды. Комплекслы һәм максатчан башкортлаштыру сәясәте 1970-нче елларда башланып китте — 1979 елгы конституцион реформа нәтиҗәсендә татар теленең дәүләт теле статусы бетерелде, башкортларның санын ясалма рәвештә арттыру максатыннан 1979 елгы җанисәп нәтиҗәләре фалсификацияләнә, татар мәктәпләрендә туган тел буларак башкорт теле кертелде яисә татар мәктәпләре бөтенләй ябылды. Казанның Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков төзегән белешмә нигезендә, 1926—1979 еллардагы җанисәпләр нәтиҗәләре анализланды һәм шул чорларда БАССРның 373 торак пунктында җирле татар халкы башкорт итеп яздырылганлыгы ачыкланган.https://www.idelreal.org/a/30459554.html

1960-1970-нче елларда, башкортларның милли үзаң һәм белем дәрәҗәсе үсү нәтиҗәсендә, республикада татар телен куллану өлкәсен чикләү, дәүләт һәм партия органнарында, массакүләм мәгълүмат чараларында, югары уку йортларында, мәдәният оешмаларында һәм башка тармакларда татар кадрларын урыннардан мәхрүм итү һәм аларны башкорт кадрлары белән алыштыру тенденциясе көчәйде. Мондый чаралар татар телен дәүләт теле статусыннан мәхрүм итү, 1979 елгы халык санын алу нәтиҗәләрен бозып күрсәтү аша тормышка ашырылды. 1970 ел ахырыннан алып 1987 ел уртасына кадәр татар мәктәпләрен һәм башка җирле телле мәктәпләрне массакүләм рәвештә ябу күзәтелде. Мәктәпләр башкорт теленә күчерелде, халык өчен башкорт теле «туган тел» итеп кертелде, бу исә 1978 елдан 1987 елга кадәр татар телендә белем алучы укучылар санының 5,5 тапкырга кимүенә китерде (111 000 кешедән 21 000гә кадәр төште).https://cyberleninka.ru/article/n/osobennosti-razvitiya-tatarskogo-natsionalnogo-komponenta-v-obrazovatelnoy-sfere-respubliki-bashkortostanhttps://tatarica.org/ru/razdely/rossijskaya-federaciya/respublika-bashkortostan/respublika-bashkortostan

1959—1979 елларда Башкортстанда төп халык (титуллы милләт) вәкилләре өчен привилегияләр тагын да артты.Горенбург Д. Татары — башкиры — снова татары: изменения: изменения этнической идентичности в Башкортостане // Обретая себя: проблемы идентичности тюркского населения Урало-Поволжья на страницах зарубежных исследований. Казань, 2006. Татар язучыларыннан әсәрләрен башкорт телендә бастыру таләп ителде, татар рәссамнары һәм музыкантлары бары тик үзләрен башкорт дип атасалар гына уңышка өмет итә алалар иде. Татар кешесенә түрә яки предприятие директоры булу җиңел түгел иде. Таһир Ахунҗанов сүзләренә караганда, ул КПССның Башкорт обкомында идеология буенча сәркатиб булып эшләгән чорда, аның эше нәтиҗәсендә башкортлар саны ясалма рәвештә 650 меңнән 950 меңгә кадәр арттырылган.https://www.tatar-inform.ru/news/tagir-axunzyanov-za-gody-moei-raboty-cislennost-baskir-uvelicilas-s-650-do-950-tysyac-5841964 XX гасырда Башкортстанның көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш төбәкләрендә урнашкан 590нан артык тарихи татар авылы «башкорт авылы» дип яздырылган.https://www.demoscope.ru/weekly/2010/0419/perep01.php

2002 елгы җанисәп

Татарларны башкортлаштыруның икенче этабы М. Г. Рәхимовның Президент вазифасына килүеннән соң башланып китә. Аның сәясәте 2002 һәм 2010 елгы җанисәпләр нәтиҗәләрен фалсификацияләүгә, Башкортстанда татар телле халыкның милли-тел үзбилгеләнүне үзгәртүгә, милли-мәдәни хокукларны һәм икътисади-сәяси мәнфәгатьләрне кысрыклауга юнәлтелгән иде. Бу сәясәт, ахыр чиктә, 2010 елда аның вазифасыннан китүенә дә сәбәп булды. 2003—2009 елларда 217 мәктәптә татар телендә белем бирү туктатылды һәм алар башкорт теленә күчерелде. 219 авыл «башкорт авылы» итеп яздырылды, нәтиҗәдә башкортлар саны 300 меңгә артты.http://www.demoscope.ru/weekly/2010/0419/perep01.php

2010 елгы җанисәп

Инде 2010 елгы бөтенроссия җанисәп вакытында, республика белән Рөстәм Хәмитов җитәкчелек иткән чорда, башкорт милләтчелеге кими башлады, көчсезләнде һәм актив булудан туктады.https://m.realnoevremya.ru/articles/43432 Әмма Казанның Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков белдергәнчә, республика башлыгы Радий Хәбиров инде 2020 елда «БСТ» телеканалының тарихи тапшырулар алып баручы Салават Хәмидуллинга яңа бурычлар йөкләгән — 2020 елгы халык санын алуда катнашу, Башкортстан авыллары буйлап йөреп, кешеләрне башкорт дип язылырга өндәү.https://www.business-gazeta.ru/article/461242 Ә ул исә соңрак, 2021 елның сентябрендә, «Миллиард татар» интернет-матбугатының Telegram-каналында «Malevich» псевоюдонимы белән төрле милләт вәкилләрен, күбесенчә татарларны һәм чуашларны, сүгенеп мыскыл итеп, троллинг белән шөгыльләнгән.https://www.youtube.com/watch?v=73RYLjmrylI

Бу чорларда башкортлар саны артуы җанисәп вакытларында хакимиятләрнең эшчәнлеге белән бәйле иде, аерым алганда, кешеләрне башкорт дип язылырга мәҗбүр итү максатыннан респондентларга административ басым ясалды.

2020-2021 елгы җанисәп һәм аннан соң

2021 елның октябрендә журналист Рәмис Латыйпов Башкортстанның Илеш районы авылларында булды. Рәсми мәгълүматлар буенча, анда халыкның 78 проценты башкортлар дип күрсәтелгән. Әмма ул җирле халык белән аралашып, җанисәп вакытында татарларны, удмуртларны һәм мари халкын башкорт итеп яздырылганын ачыклады.https://kazan.mk.ru/social/2021/10/27/kazanskiy-zhurnalist-vyyavil-falsifikacii-dannykh-perepisi-naseleniya-v-bashkortostane.html Шушы этноним тагуыннан соң авыл халкына мәҗбүри рәвештә башкорт телен тагу, татар халкына карата административ басым ясау күренеше күзәтелә. Татар телендә чыгучы җирле матбугат «татар» сүзен кулланмаска тырыша, аның урынына еш кына «туган тел» дип язалар. Шул ук елда татарлар күпләп яшәгән төньяк-көнбатыштагы 22 районның кереш юлларында башкорт ырулары язылган стелалар куелды.https://www.idelreal.org/a/31167654.htmlhttps://www.idelreal.org/a/31225609.html Имеш, бу башкорт ыруларының варислары әлеге төбәкләрдә яши икән. Бу хәлне активистлар «милләтләр арасында нәфрәт уяту» дип бәяли. Танылган тарихчы Илнур Миргалиев бу оятсызлыкны туктатырга, татар халкына башкорт ыруларына нигезләнгән ясалма үзбилгеләнүне тагуны һәм аларның милли үзаңын юк итүне шундук туктатырга кирәк дип саный.https://intertat.tatar/news/ilnur-mirgaliev-bashkortlashtyru-turynda-xxi-gasyrda-kabil-tagu-akylga-syymyy

2021 елның май аенда татар җырчысы Фирдүс Тямаевның Кыргыз-Миякә авылында концерты булырга тиеш иде, ләкин башланырга бер сәгать калганда утны сүндерәләр. Рәсми сәбәп итеп суүткәргеч торбаның тишелүен күрсәтәләр, әмма чынлыкта андый хәл булмады, утны сүндерү — концерт узарга тиешле мәдәният йорты администрациясенең инициативасы була. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла һәм Фирдүс Тямаев фикеренчә, моны якында килүче җанисәп һәм татар милли үзаңын башкорт милләте файдасына алыштыру омтылышы белән аңлатырга мөмкин.https://www.business-gazeta.ru/article/503264 Тарихчы Илнар Гарифуллин фикеренчә исә, концертны өзүнең төп сәбәбе — җырчының җырлары татар халкының милли рухын күтәрүендә.https://tuganzhir.org/actual/kontsertnyy-skandal-v-bashkirii-razbor-poletov-i-vyvod/

2023 елның август аенда Чишмә районында Турахан һәм Хөсәенбәк мавзолейлары янында урнашкан «Күчмә цивилизацияләр музее» презентацияләренең берсендә төрки халыкларның байраклары куелды, ләкин тик Татарстан Республикасы байрагы анда булмады. Тарихчы Илнар Гарифуллин фикеренчә, бу гамәлнең максаты — әлеге җирләрдә яшәүче татарларның милли үзаңын үзгәртү, шулай ук мавзолейларны башкорт халкына нисбәтләү булган.https://www.youtube.com/watch?v=mw4yRtgJpnU