Зәй районы () — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Республиканың көнчыгышында урнашкан. Административ үзәге — Зәй шәһәре. Зәй сүзе иске татар телендә елга дигәнне аңлата. 2020 ел башына районда 53 698 кеше яши, шуларның 39 887се — шәһәр халкы, 13 811е — авыл халкы. Район икътисадының нигезе — сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы — 1221,49 км2.. Район территориясендә Идел буендагы иң эре ДРЭС — Зәй ГРЭСы урнашкан. Географиясе Район республиканың көнчыгышында урнашкан. Тукай, Сарман, Әлмәт, Түбән Кама районнары белән чиктәш. Территория Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнбатыш битендә урнашкан. Рельефта яруслылык күзәтелә: түбәне 160—180 м, югарысы 200—240 етр тәшкил итә. Җәй җылы, әмма җитәрлек дәрәҗәдә дымлы, уртача тәүлеклек температура — +15 °С, әмма эсселек һәм корылык чоры кыска (10-15 көн) булырга мөмкин. Кыш бик кырыс һәм карлы, кар инде декабрьдә ява, аның биеклеге 35-40 см тәшкил итә. Уртача гыйнвар температурасы −13 −15 °С тәшкил итә. Герб һәм флаг Гербтагы кояш районның үсеш алган энергетика комплексын, алга һәм чәчәк атуга омтылышын, төргәк һәм каз каурые — рухи мәдәниятнең бай традицияләрен билгели. Тамга (борынгы төрки билге) — буыннар дәвамчанлыгы, тарихи хәтер, патриотизм, төбәкнең тарихи-мәдәни мирасы турында кайгырту символы. Кояшны ябып торган яшел өлешләр районның табигый байлыгын, авыл хуҗалыгы сәнәгатенең үсешен символлаштыра, шул ук вакытта төс мәгънәсе табигатькә, сәламәтлеккә, тормыш үсешенә һәм өметкә илтә. Алтын төс — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы; көмеш — чишмә суы чисталыгы, камиллек, намуслылык, үзара аңлашу, кызыл — батырлык, көч һәм матурлык, бәйрәм, яшел табигатьне, сәламәтлекне, тормыш үсешен һәм өметне аңлата. Район флагы гербның яраклаштырылуыннан гыйбарәт: киңлеге 2:3 булган турыпочмак, хач рәвешендә дүрт тигез өлешкә бүленгән. Тарихи белешмә XI гасырда Чишмә һәм Зәй елгалары арасында Идел буе Болгарының көнчыгыш чиге уза. Урта гасырларда Зәй районы территориясе буенча Бөек ефәк юлыннан борынгы Сюдумга кадәрге аерылган өстәмә юлы уза. XVII гасыр уртасында Кама аръягында Кама аръягы сызыгы төзелә башлый. 1652 −1656 елларда Рус дәүләте, Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Кама аръягы җирләрендә чик буе ныгытмалары төзүгә керешә, шуларның берсе — Зәй крепосте. Бер үк вакытта бу якларга урс патшасы иген игүчеләрне күчереп утырту башлана, шулай ук чик буен саклау өчен патшага тугрылыклы булган кораллы сугышчылар да җибәрелә. Мондагы уңдырышлы җирләрне патша үзенең морзаларына һәм тугрылыклы хезмәткәрләренә бүлеп бирә һәм Россиянең үзәгеннән, башка төбәкләреннән крепостной крестьяннарны күчереп утыртуга рөхсәт бирелә. Зәйгә күчеп килүчеләрнең күбесе казаклар булып исәпләнә, шунлыктан алар күп кенә чикләүләрдән азат ителә. Патша хөкүмәте 1655 елда әсирлеккә төшкән Полоцк һәм Смоленск полякларын Зәй ягына күчерә. 1676 елдан башлап шактый гына халык урнашкан бу урын Зәй шәһәрчеге исемен ала. 1773 елдагы Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышын шәһәрчектәге казаклар һәм крестьяннар зур өметләр белән көтеп алалар һәм, Нагайбәк Әсәнов отрядына кушылып, үзләре изүчеләргә каршы күтәреләләр. Аларга Аксар, Никольское, Мәлем, Сәвәләй, Кабан-Бастырык авылларыннан да крестьяннар кушыла. Октябрь инкыйлабы зәйлеләрнең тормышына зур үзгәрешләр кертә. 1918 елның 5 нче гыйнваренда Зәйдә Совет хакимияте игьлан ителә. Волость Советы бу төбәктә хакимиятнең крестьян һәм солдат депутатлары Советы кулына күчүен белдерә. Әлеге Совет авыл җыеннарында сайланылган 120 кешедән тора. Башкарма комитетта 15 депутат, ә президиум 6 кешедән тора (4 бәлшәвик һәм 2 эсер). Зәйдә Совет хакимиятен урнаштыручы һәм беренче партия оешмасын төзүче И. Я. Горбунов була, ә башкарма комитетның беренче рәисе итеп И. К. Дубинин сайлана. Ватандашлар сугышы тәмамланганнан соң зәйлеләр халык хуҗалыгын торгызуда, авыл хуҗалыгын күмәкләштерүдә, илне индустрияләштерүдә дә лаеклы өлеш керттеләр. 20 — 30 нчы елларда Зәй волосте авылларында күмәкләштерү тәмамлана. Барлыгы 93 колхоз оеша. 1930 елда Зәй волосте бетерелә. 1935 елда Зәй авылы Зәй районының үзәге итеп үзгәртелә. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында Зәй халкы да илне сакларга басты. Фронтка киткән 11600 кешенең 4616 сы Ватан азатлыгы өчен үзләренең тормышларын бирде, шуларның 2800 дән артыгы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән, алар арасыннан Г. Ф. Ларионов, И.Майков Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек булдылар. Сугыш елларында Зәй районы хезмәт ияләре фронтка 3 миллион пот икмәк, 51 мең килограмм йон, 400 ат җибәргән, танк колоннасы төзү өчен 14 миллион 299 мең сум, самолетлар эскадрильясы төзүгә 3,5 миллион сум акча җыя. Сугыштан соңгы чорда район тарихында зур борылыш башлана, күпләргә таныш булмаган Зәй төбәге бөтен илгә билгеле була. 50 еллар башында Кама аръягында нефть чыгаруның үсүе электр энергиясенә булган ихтыяҗны арттыра. Татарстанның көньяк — көнчыгыш төбәгенә урнашкан Урыссу ГРЭСы нефтьчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый башлый, шунлыктан яңа җылылык электр станциясе төзү кирәклеге туа. Аның өчен иң уңайлы урын итеп Зәй елгасы буе сайлап алына. Зәй — ул энергетиклар шәһәре. Кайсы гына яктан булмасын, Зәйгә килүчеләрне күккә ашкан ГРЭС торбалары һәм аның тирәсендә җәйрәп яткан җылы «диңгез» каршы ала. 1956 елның язында Зәй буена беренче төзүчеләр десанты эшкә керешә. Төзүчеләрнең фидакяр хезмәте нәтиҗәсендә 1959 ел ахырына Ленин урамының уңъягында әзер йортлар сафка баса. 1965 елда 200 мең киловаттлы беренче энергия блогы файдалануга тапшырыла. 1959 елның 26 мартында Зәй районына бетерелгән Акташ районы территориясенең бер өлеше кушыла. 1963 елның 4 гыйнварында территорияне Әлмәт һәм Яр Чаллы районнарына күчереп бетерәләр, әмма инде тугыз елдан соң — 1972 елның 1 ноябрендә яңадан торгызалар. Зәй районының Иске Тукмаклы авылы 1961 елның 9 мартында бортында Чернушка этле № 1-нче космик җибәрү аппараты килеп төшүе белән мәгълүм. 1999 елда Зәй районы администрациясе башлыгы итеп Ринат Фәрдиев билгеләнә. 2006 елда Россиядә муниципаль реформага бәйле рәвештә муниципаль берәмлекләр барлыкка килә. Шуннан соң Ринат Фәрдиевны Зәй муниципаль районы башлыгы итеп билгелиләр. Бу вазифаны ул 2008 елның ноябренә кадәр башкара. 2009 елда Татьяна Воропаева район башлыгы вазыйфасын били, ул 2014 елда республика парламенты депутаты вазифасына китә. 2015 елда районны Рәзиф Кәримов җитәкли, ул 2020 елда икенче срокка сайлана. Халык саны Шәһәр шартларында (Зәй шәһәре) район халкының 72,88 % ы яши.

Милли составы Милләт 1970Мустафин М.Р, Хузеев Р. Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994 1979 1989 2002 2010 татарлар 71,9 % 74,7 % 75,5 % 74,1 %57,5 % руслар 26,8 % 23,2 % 21,9 % 22,4 %39,2 % чуашлар 1,9 % 2,2 % 1,4 % Дин 1870 елда Зәй төбәгендә 18 мәчет һәм 11 чиркәү булган. Хәзер дингә ышанучылар соравы буенча 25 мәчет, 8 чиркәү ачылган һәм эшләп килә.

Танылган шәхесләр Таҗетдин Ялчыгол 1838 елда вафат булып, Зәй төбәгенең Имәнлебаш авылында җирләнгән бөек галим. Ул калдырган бихисап фәнни әсәрләр арасында исемнәре иң алда йөри торган «Рисаләи Газизә» белән «Тәварихы Болгария» исемле китаплар бәһаләп бетергесез кыйммәтле әсәрләрдән санала. Хатыйп Миңнегулов — әдәбият галиме, педагог, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры ,Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе", «Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты», «Халыкара ел кешесе» һ. б. Зәй төбәгенең Апач авылында туып үскән. Миргалим Миңнегулов (1935―2023), ерак араларга йөзү капитаны. Апач авылында туып үскән. Хәнифә Миңнегулова (1943), РСФСР атказанган укытучысы (1990). Миргалим, Хатыйп Миңлегуловларның сеңлесе. Апач авылыннан. Мөдәррис Әгьләм, шагыйрь, Биш Субашы авылыннан. Аяз Гыйләҗев, Габдулла Тукай исемендәг Дәүләт бүләге, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы һәм башкалар. Сөббух Рәфыйков та, Аяз Гыйләҗев кебек үк нахакка гаепләнеп, ватаныннан аерылып 20 ел кырыс котыпта яшәргә мәжбүр ителгән шәхес иде. Ул туган якларына кайткач, Зәй шәһәрендә яши. Гурий Тавлин (1925, Урта Баграж―1998), язучы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1996). Зәй шәһәренең бер урамы аның исемен йөртә. Рабит Батулла, язучы, драматург, әкиятче, режиссер, артист, театр училищесында — укытучы, пародист, мәзәкче һ. б. Түбән Олыҗы авылында туган. Наил Дунаев — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. Федор Симашев — XI Олимпия уеннарының Япониядәге Саппоро шһәрендә узган ярышларында икенче урынны яулап, көмеш приз алган каһарман, «СССР ның атказанган спорт мастеры» дигән дәрәҗә яулаган. Аның исеменә багышлап, ел саен Зәйдә чаңгы һәм башка төр спорт ярышлары уздырыла. Мансур Хәсәнов, Бигеш авылында туып үскән, Татарстан Фәннәр Акдемиясе Президенты, филология фәннәре докторы, профессор; Юрий Гортышев, Поручиково авылыннан техник фәннәр докторы, профессор; Марс Михайлов, Биш авылыннан Казан медицина академиясе ректоры, академик. Ульяна Князева, Кабан-Бастрык авылыннан. Виталий Агапов (1960, Сәвәләй), җырчы, продюсер, ТР халык артисты (2010), Чаллы шәһәр шурасы депутаты, керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Геннадий Максимов (1955, Пидәр), музыкант-баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Альберт Гаделшин (Альберт Гадел, 1939), эстрада, цирк артисты, фокусчы-манипулятор, 1971―1992 елларда Казан дәүләт циркының сәнгать җитәкчесе, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1989). Максат Гомәров (1963), баянчы, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Валериан Некратов (1950―2007), 1992—1993 елларда Зәй районы хакимияте башлыгы. Рөстәм Габдриев (1946, Югары Шепкә), психология фәннәре докторы (1990), КАИ-КНИТУ профессоры (1992), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999).\ Римма Гайсина, драма актрисасы, Татарстан Республикасының Атказанган артисты (2019). Радик Сәлахов (1993), авыр үлчәм (130 кг) категориясендә көрәшче, спорт мастеры. Әнәс Таҗетдинов (1927―1990), ТАССР юстиция министры (1971―1987) (Югары Мәлем). Венера Гаврилова (1954), «Зәй офыклары» газетасы баш мөхәррире (1999―2011), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Динә Хөснетдинова (2009), спортчы (тимераякта хатын-кызлар ялгыз разрядында фигуралы шуучы). Муниципально-территориальное устройство Зәй муниципаль районында 1 шәһәр һәм 22 авыл җирлекләре һәм алар составындагы 86 торак пункт бар.

Икътисад Сәнәгать Районның сәнәгать җитештерүе электр энергетикасы тармагына тәкъдим ителгән: район территориясендә иң эре ГРЭС — Зәй төбәге урнашкан, ул «Татэнерго» филиалы булып тора. Башка тармакларга автомобиль төзелеше («Аккурайд Уилз Руссиа»), азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате («Зәй крекеры», «Зәй шикәре»), төзелеш индустриясе («Зәй кирпеч заводы», «Керамзит», Технониколь филиалы Техно заводы) керә.

Шәһәр азык сәнәгате предприятиеләренең беренчесе — Зәй шикәр заводы. Завод файдалануга 1966 елның декабрендә тапшырылды ьәм төп продукция шикәр комы, патока һәм чөгендер түбе бирә башлады. Завод өчен чимал — шикәр чөгендере республиканың 80 хуҗалыгында үстерелә. Зәй эксперименталь модульле металл конструкцияләр заводы — шәһәрнең иң яшь предприятиеләренең берсе. Заводның төп эшләп чыгарган продукциясе — җиләк-җимеш саклагычлар, автомашиналар өчен җылытылган корылмалар, печән саклагычлар, техник хезмәт күрсәтү станцияләре өчен модульле конструкцияләр һәм суыткыч камералар. Зәй леспромхозы 1931 елда оешкан ГКУ «ЗАИНСКОЕ ЛЕСНИЧЕСТВО» , ул республикада алдынгы урман хуҗалыкларының берсе. Районның 26 процентын урманнар били. Бүгенге леспромхоз — югары механикалаштырылган һәм заманча техника белән җиһазландырылган предприятие. Хезмәт коллективы җитештергән продукция Венгриягә, Финляндиягә һәм Швециягә чыгарыла.