Зөфәр Ханов, Зөфәр Салих улы Ханов (1925 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Минзәлә волосте, Иске Мунча ― 2002 елның 11 гыйнвары, РФ, ТР, Тукай районы, Теләнче-Тамак) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучы, спортчы (татарча көрәш). Милли көрәш буенча Татарстанның 4 мәртәбә чемпионы (1961, 1963, 1964, 1968). Күп тапкырлар Татарстан сабантуйларының баш батыры. СССРның (1970) һәм Татарстанның (1997) атказанган спорт остасы, Татарстан АССРның атказанган физик тәрбия хезмәткәре (1984). Яшь чагыннан Татарстанда татарча көрәшне үстерүгә күп көч куя.

Тәрҗемәи хәле 1925 елның 15 гыйнварында Татарстан АССР Минзәлә кантоны Минзәлә волосте (хәзерге Минзәлә районы Кадрәк авыл җирлеге) Иске Мунча авылында туган. 1938 елда Ворошилов районы Кадрәк авылы тулы булмаган урта мәктәбенең җиде классын, 1941 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаган. 1941―1942 елларда Ворошилов районы Бәзәкә, Кадрәк авыллары мәктәпләрендә укыта.

Бөек Ватан сугышында 1943 елның гыйнварында Ворошилов районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл гаскәр сафларына алына. 1943―1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. 18 яшеннән хәрби хезмәткәрләрне әзерләү буенча офицерлар мәктәбен үткәннән соң, артиллерия гаскәрләренең миномет взводы командиры итеп җибәрелә.

Ленинград фронтының 286нчы укчы дивизиясенең 994нче укчы полкында хезмәт итә. Ленинград камалышын өзүдә һәм күп кенә аяусыз сугышларда катнаша Карточка «Дороги памяти» на Зуфара Ханова. pamyat-naroda.su.

1944 елның июнендә барган сугышларда дошман пулялары астында Кызыл гаскәрнең ут нокталарына хәрби приказларны вакытында җиткереп, хәрби бурычны үтәүгә ярдәм итә. Батырлык өчен медале белән бүләкләнәНаграда Зуфара Ханова. Память народа.

1985 елның 23 декабрендә СССР Саклану министрлыгы 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләгән Юбилейная награда Зуфара Ханова .

Сугыштан соң, Ворошилов (1957 елдан Яңа Юл, 1959 елдан Сарман) районы Яңа Саклау башлангыч мәктәбендә укытаСандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО ИД «Казанская Недвижимость», 2020, 110нчы бит. ISBN 978-5-6044058-7-1. Район үзәге булган Теләнче-Тамак авылына күчеп, урта мәктәптә рус теле һәм физик тәрбия фәннәреннән укыта башлый. 1949―1952 елларда (читтән торып укып) Алабуга укытучылар институтын, 1957―1961 елларда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. 45 ел мәктәптә рус теле укытучысы булып эшли. Татарча көрәш Гомере буе спорт белән шөгыльләнгән һәм үз артыннан яшьләрне дә мавыктырган. Яшь чагыннан Татарстанда (бигрәк тә Кама аръягы районнарында) татарча көрәшне үстерүгә күп көч куя. Милли көрәш буенча ярышларда катнашып, 1961, 1963, 1964, 1968 елларда Татарстанның абсолют батыры―чемпионы булган. Сарман, Алабуга, Теләнче-Тамак, Казан сабантуйларында күп тапкырлар баш батыр булып кала. Ике тапкыр герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге турнирның җиңүчесе (1964, 1968).

Аңа 1984 елда Татарстан АССРның атказанган физик тәрбия хезмәткәре исеме бирелгән Спортивная гордость Татарстана. Заслуженные работники физической культуры Республики Татарстан .

2002 елның 11 гыйнварында вафат. Тукай районы Теләнче-Тамак авылы зиратында җирләнгән.

Хәтер Минзәлә районының үзе тәмамлаган Кадрәк төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстанның атказанган спорт остасы Зөфәр Салих улы Ханов истәлегенә багышланган татарча көрәш ярышлары уздырыла Кыш бабай призына көрәш. «Минзәлә», 13.01.2016 Зөфәр Ханов истәлегенә татарча көрәш ярышлары. ВКонтакте, 4.01.2016.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1944 – Батырлык өчен медале 1985 – 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены 1970 – СССР атказанган спорт мастеры 1984 – ТАССРның атказанган физик тәрбия хезмәткәре 1997 – Татарстанның атказанган спорт мастеры Милли көрәш буенча Татарстан АССР чемпионы (1961, 1963, 1964, 1968). Көрәш буенча Муса Җәлил исемендәге турнир җиңүчесе (1964, 1968).

Гаиләсе Хатыны ― башлангыч класслар укытучысы, сугыштан соң Яңа Саклау, Теләнче-Тамак мәктәпләрендә укыткан. Улы Руслан (мәрхүм) ― физик тәрбия укытучысы.

Әдәбият Ханов Зөфәр Салих улы // Сарман районы энциклопедиясе. 1нче китап, 2нче тулыландырылган басма (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2004 ел, 286нчы бит. Атлас Гафиятов. Атказанганнар (бар батырлар бер басмада). К.: «Ихлас», 2013.ISBN 978-5-90473-637-8

Сылтамалар Карточка «Дороги памяти» на Зуфара Ханова. pamyat-naroda.su Кыш бабай призына көрәш. «Минзәлә», 13.01.2016

Искәрмәләр

Төркем:Көрәшчеләр Төркем:Көрәш буенча Татарстан чемпионнары Төркем:Укытучылар Төркем:Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәрләре Төркем:Татарстанның атказанган спорт осталары Төркем:ССРБ атказанган спорт осталары