Исмәгыйлева Әлфия Ибраһим кызы (; (25 март 1951 ел) — сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны, галим-табиб. 1979 елдан Уфадагы 6 нчы дәваханәнең баш табиб урынбасары, бер үк вакытта Башкорт дәүләт медицина институты һәм Башкорт дәүләт медицина университеты укытучысы. Башкорт АССРның уникенче чакырылыш (1991-1995) Югары Советының халык депутаты һәм Башкортстан Республикасының беренче чакырылыш (1995-1999) Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Медицина фәннәре кандидаты, доцент. Башкортстан Республикасының атказанган табибы. СССРның һәм Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы. Милләте — башкорт.
Биографиясе Әлфия Ибраһим кызы Исмәгыйлева 1951 елның 25 мартында Башкорт АССРның Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылында туган.
1974 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый.
Хезмәт юлын 1974 елда Уфа шәһәренең 6 нчы дәваханасында башлый, 1975-1978 елларда шушында ук участок табибы булып эшли.
1979 елдан 6 нчы дәваханәнең баш табиб урынбасары вазифасындаНародные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 91..
1995 елда Башкортстан Республикасының бердәнбер югары вәкаләтле һәм канун чыгару дәүләт органы дип Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай игълан ителә. Әлфия Ибраһим кызы 1-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты итеп сайлана.Социаль мәсьәләләр, сәламәтлек саклау комитеты рәисе булып эшли.
Бер үк вакытта озак еллар дәвамында Башкорт дәүләт медицина университетында доцент.
2011 елдан 6 нчы дәваханәнең баш табиб урынбасары вазифасында оештыру-методика эшен алып бара.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Башкортстан Республикасының атказанган табибы. СССРның сәламәтлек саклау отличнигы. Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы. Дәүләт Җыелышы — Корылтайның «Башкортстан Республикасы кануниятен үстерүдәге аерым өлеше өчен» мактаулы билгесе. Хезмәт ветераны
Шулай ук карагыз
Башкорт АССР ы Югары Советы БАССР-ның 12нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге Башкортстан Республикасының 2 нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары
Искәрмәләр
Чыганаклар
Народные депутаты республикасы Гербы. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 104.
Сылтамалар
Сайт Министерства здравоохранения РБ. Исмагилова Альфия Ибрагимовна Төркем:Стәрлебаш районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1951 елда туганнар