Пла Хосефина (, 1903-1999) — Парагвай шагыйре, драматургы, шулай ук хикәяләр һәм романнар авторы, әдәби тәнкыйтьче. Нәфис керамика белән уңышлы шөгыльләнгән.

Шулай ук билгеле җәмәгать эшмәкәре, хатын-кыз хокуклары өчен көрәшче буларак та билгеле.

Биографиясе Хосефина Пла Канар утрауларында, Фуэртевентура утравынан ике километр төньяктарак урнашкан кече генә Лобос утравында туа. Аның туган көне ачык билгеле түгел. Иҗатын өйрәнүче һәм аның биографы, Аргентина шагыйре (1918—2006), туган көне 1903 елның 8 ноябре дип исәпли.

Бала чагында һәм яшүсмер елларында Испаниянең төрле калаларында яши (атасы муниципаль түрә була).

1924 елда Парагвай рәссамы, соңрак (1888—1937) псевдонимы астында билгеле булган Andrés Campos Cervera белән таныша. Ике елдан өйләнешәләр. 1926 елда алар Парагвайда яши, Испаниягә вакыты-вакыты белән киләләр. 1934 елда Хосефина Пла «Хыял хакы» шигырьләр җыентыгын нәшер итә. Мөхәббәткә дан җырлаган бу китап, аңа танылу китерәБиблиотека всемирной литературы. — М.: Художественная литература, 1975. — Т. 170. Поэзия Латинской Америки. — С. 438, 692. — 720 с. — (Серия третья). — 303 000 экз..

1937 елда, Испаниягә сәяхәт вакытында ире вафат була.

Утызынчы елларның азагында, Парагвайга кайтканнан соң, ул шигърият, сынлы сәнгать һәм керамика белән актив шөгыльләнә — гомеренең ахырына кадәр Парагвайның сәнгать һәм әдәби тормышы үзәгендә була.

Хосефина Пла — күп әдәби премияләр лауреаты, Парагвайның, Испаниянең һәм башка илләрнең бик күп дәүләт бүләкләре кавалеры.

Әсәрләре Бик күп шигырьләр җыентыгы авторы. Аларның кайберләре:

El precio de los sueños, 1934 Una Novia para Josevai, 1950 La raíz y la aurora, 1960 Rostros en el agua, 1965 Invención de la muerte, 1965 Satélites oscuros, 1966 El polvo enamorado, 1968 Desnudo día, 1968 Luz negra, 1975 Antología Poética, 1927-1977 Follaje del tiempo, 1982 Tiempo y tiniebla, 1982 Cambiar sueños por sombras, 1984 La nave del olvido, 1985 La llama y la arena, 1985 Los treinta mil ausentes, 1985 De la imposible ausente, 1996

Рус телендә Хосефина Пла шигырьләре беренче тапкыр 1975 елда «Латин Америкасы шигрияте» җыентыгында — "Бөтендөнья әдәбияты китапханәсе"нең 170 нче томында басылып чыгаБиблиотека всемирной литературы. — М.: Художественная литература, 1975. — Т. 170. Поэзия Латинской Америки. — С. 438, 692. — 720 с. — (Серия третья). — 303 000 экз.. В озёрной глади, равнодушной ко всему на свете, гнилушка стала радугой, а туча — островком. Всё в зеркале берёт начало. В обманных небесах болота высиживала ветка лунного птенца, а птица без иглы и нитки шила паруса…— Хосефина Пла. Из стихотворения «Всё в зеркале берёт начало». Перевод Н. Горской

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Хатын-кыз шагыйрьләр Төркем:XX гасыр шагыйрьләре Төркем:Испаниядә туганнар