Илнур Гайниев, Илнур Зөфәр улы Гайниев (1988 елның 5 июле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Минзәлә районы, Тауасты Байлар) ― мәдәният эшлеклесе, 2024 елның 25 августыннан Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры. 2020 елның 14 октябреннән 2024 елның 25 августына кадәр Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры. 2019―2020 елларда ― Яшел Үзән, 2016―2019 елларда ― Лаеш районнары башкарма комитетларының мәдәният идарәсе (мәдәният бүлеге) башлыгы.

Тәрҗемәи хәле 1988 елның 5 июлендә Татарстан АССР Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында туган. Әнисе ― Мөслимә Гайниева, Тауасты Байлар авылы мәдәният йортының «Нур» халык театры (2020 елда «Идел-йорт» фестивалендә беренче урын алган) режиссеры-сәнгать җитәкчесеМөслимә Гайниева. «Ирек мәйданы», 2021 елның 6 мае, 19нчы бит, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Илнур Гайниев югары белемле: 2010 елда «халык сәнгать иҗаты, хореография коллективының сәнгать җитәкчесе, укытучы» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын, 2014 елда «электр энергетикасы системалары һәм челтәрләре, инженер» белгечлеге буенча Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган Ильнур Зуфарович Гайниев. Сайт Мензелинского театра.

Хезмәт юлы 2005―2011 елларда ― Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты каршындагы «Сәйдәш» бию театры солисты. Театр составында Франция, Япония, Мәскәү, Сургутта һ. б. шәһәрләргә гастрольләргә чыга Безнең горурлык. Тауасты Байлар мәктәбе сайты.

2010―2015 елларда ― «Балкыш» санаторий–профилакторие («Генерацияләү компаниясе» ААҖ филиалы) .

2015–2016 елларда ― Лаеш районы Комлы Кавал авылы «Дуслык» спорт-ял үзәге директоры ТР Лаеш районыны «Дуслык» спорт-ял үзәге .

2016 елда ― Лаеш шәһәрендәге Район мәдәният йорты директоры, Лаеш районы мәдәният бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы.

2016―2019 елларда ― Лаеш муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы. Лаеш районы Рус Никольское авылында узучы Каравон рус фольклоры фестивален популярлаштыруга өлеш кертә Специальным гостем «Каравона» станет финалистка телешоу «Народный артист – 3».

2019–2020 елларда ― Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы, 2019 елда – идарә башлыгы урынбасары.

2020 елның 14 октябреннән ― Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Мензелинский театр возглавил экс-руководитель Управления культуры Зеленодольска. Татар-информ, 17.10.2020. Беренче проекты - 2021 елның гыйнварында театр базасында узган төбәкара «Ләкләк» беби-театрлар форумы.

2024 елның 25 августыннан ― Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директорыРузилә Мөхәммәтова. Кариев театрының яңа директоры кем булачагы билгеле. Татар-информ, 18.07.2024.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2018 ― Татарстан мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы 2019 ― Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты

Гаилә хәле Өйләнгән, ике кыз тәрбияли. Искәрмәләр

Әдәбият Рузилә Мөхәммәтова. Илнур Гайниев: «Театрда хәрәкәт җитми». «Атна вакыйгалары», № 16 (30 апрель―6 май, 2021 ел), 10нчы бит.

Сылтамалар Ильнур Зуфарович Гайниев. Сайт Мензелинского театра

Төркем:Театр директорлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Кариев театры Төркем:Шәхесләр:Минзәлә театры