Луиза Ингрэм Рэ́йнер (, 21 июнь 1832 ел — 8 октябрь 1924 ел) – Бөекбритания рәссамы. Иҗат техникасы – акварель.

Биографиясе Луиза Рэйнер 1832 елның 21 июнендә Англиянең Дербишир графлыгы Matlock Bath авылында туганSimon Fenwick, ‘Rayner, Samuel (1806–1879)’, Oxford Dictionary of National Biography, Oxford University Press, 2004 accessed 14 Feb 2011. Атасы – Самюэль Рэйнер, анасы – Анна Рэйнер (Мансер), алар икесе дә билгеле рәссам: Самюэль 15 яшендә Король Академиясе күргәзмәсендә катнашкан. Луизаның дүрт апасы һәм абыйсы да рәссам булган. 1842 елга кадәр Рэйнер гаиләсе туган авылында яши, соңрак Лондонга күченә.

1910 елда Луиза Танбридж Уэльста яшәгән апасына күчә, аннары Көнчыгыш Сассекс графлыгындагы Ст-Леонардс-он-Си ( шәһәрендә көн итә һәм шунда 1924 елның 8 октябрендә вафат була.

Сынлы сәнгатне өйрәнү 15 яшендә Луиза атасы аркылы сынлы сәнгатне өйрәнә башлый. Атасыннан тыш, Луизага Джордж Каттермоль, Эдмунд Ниманн, Дэвид Робертс, Фрэнк Стоун (; барсы да гаилә дуслары һәм рәссамнар) сынлы сәнгатьне өйрәнергә ярдәм итә. Күргәзмәдә катнашкан иң беренче сүрәте – "Элтон гыйбәдәтханәсе интерьеры" (, 1852 елгы Король Академиясе Күргәзмәсе)

Акварель техникасы 1860 елда Луиза Рэйнер акварель техникасын куллана башлый. Бу техникада иҗат ителгән әсәрләре Хатын-Кыз Рәссамнары Җәмгыяте (), Король Академиясе, Король Акварель Җәмгыяте (), Британия Рәссамнары Король Җәмгыяте () һәм башка оешмалар күргәзмәләрендә катнаша.

Искәрмәләр

Төркем:Сәнгать Төркем:Рәссамнар Төркем:Бөекбританиядә вафатлар Төркем:1924 елда вафатлар Төркем:8 октябрь көнне вафатлар Төркем:Бөекбританиядә туганнар Төркем:1832 елда туганнар Төркем:21 июнь көнне туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр