Тер Ованесян Даяна Ованесовна (әрм. Դայանա Տեր-Հովհաննիսյան; 21 май 1922 — 1 март 2018) — әрмән-америка шагыйрәсе, язучы һәм тәрҗемәче. Шигъриятенең күп өлеше Әрмәнстан һәм әрмән диаспорасына багышланган. Егерме биштән артык китап язган һәм аны бастырып чыгарган.

Биографиясе Даяна Тер Ованесян Вустерда әрмән гаиләсендә туганKherdian, David Forgotten bread: first-generation Armenian American writers— Heyday Books(инг.)баш., 2007. — Б.269.. Бостон университетында белем ала, инглиз теле белән шөгыльләнә, ә аннары Гарвард университетында Лоуэлл Робертта белем алуын дәвам итәBouvard, Marguerite Guzman Landscape and exile— Rowan Tree Press, 1985. — Б.164.. Ул Ереван дәүләт университетында Америка әдәбияты профессоры һәм әрмән шигрияте профессоры була. Ул күп семинарлар, шул исәптән Бостон университетында, Бард-колледж һәм Колумбия университетында семинарлар белән җитәкчелек итә, шулай ук Америка шигърияте һәм тәрҗемәдә әрмән шигърияте буенча лектор була, АКШ-та һәм чит илләрдә кеше хокукы буенча әдәбият язаDIANA DER-HOVANESSIAN's Obituary on Boston Globe. Boston Globe. Дата обращения: 3 мая 2018.. Утыз елдан артык Яңа Англия шигърият клубының президенты һәм Колумбия университетының тәрҗемә советы әгъзасы булып тораDiana Der-Hovanessian, March 1, 2018 | New England Poetry Club . Ул Массачусетс мәктәпләрендә шагыйрь булып эшли.

Шигъриятенең өч томы әрмән телене тәрҗемә ителгән һәм Ереванда бастырып чыгарылган. Аның әсәрләре шулай ук грек, француз һәм румын телләренә тәрҗемә ителгән. Тер Ованесян шигырзары "The New York Times", "Christian Science Monitor", "The Boston Globe", "Paris Review", "The Writer's Almanac", "AGNI", "The American Poetry Review", "The Nation" һ.б. бик күп газеталарда басылып чыккан.

Наградалары

Әрмәнстан Мәдәният министрының алтын медале Месроб Маштоц исемендәге бүләк (2003) Әрмәнстанның Милли Китапханә медале Әрмәнстан Язучылар берлеге премиясе Яңа Англия язучылар клубының алтын каләме Милли Язучылар Берлеге премиясе Изге Саак медале Патерсон премиясе Халыкара шигъриятле форумда басма өчен бүләк QRL Colladay басмасы өчен бүләк Колумбия университетының Әрмән үзәге премиясе Барселонаның Тынычлык премиясе Бостон университетының күренекле тәмамлаучысы Моңлы поэмасы өчен Мэри Кэролайн Дэвис исемендәге Америка шигъриятле җәмгыяте премиясе Гретхен Уоррен исемендәге Яңа Англия шигъриятле клубы премиясе Нарративист шагирларның дөнья орденынан күп санлы призлар

Аның шигыйрльары әрмән, грек, француз һәм румын телләренә тәрҗемә ителгән.

Өлешчә библиография

Как выбрать свое прошлое (1978) Садись рядом со мной и слушай Кушаг: средневековые стихи Нахабеда Кушага (1984) О времени: стихи (1987) Песни о хлебе, песни о соли (1990) Избранные Стихи (1994) Круг Танцоров (1996) Со дня на день: стихи (1999) Горящее стекло: стихи (2002) Другой голос: армянская женская поэзия сквозь века (2005) Второй вопрос: стихи (2007) Танцы в монастыре: стихи (2011)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Интервью с Данной Тер Ованесян Төркем:Шәхесләр:Әрмәнстан Төркем:21 май көнне туганнар Төркем:1922 елда туганнар Төркем:1 март көнне вафатлар Төркем:2018 елда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Гарвард университетын тәмамлаучылар Төркем:АКШта вафатлар Төркем:Массачусетста туганнар Төркем:1934 елда туганнар