Мәһәдиев Риза Рафаил улы (13 март 1972 ел — 12 гыйнвар 2021 ел) — театр актеры, эстрада җырчысы. 1993-2020 елларда Салават башкорт дәүләт драма театры актеры. Башкортстан Республикасының халык артисты (2010).

Биографиясе Риза Рафаил улы Мәһәдиев 1972 елның 13 мартында Башкорт АССР-ының Ишембай районы Ибрай авылында туган.

1993 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый һәм шул вакыттан алып Салават башкорт дәүләт драма театрында эшли.

Риза Мәһәдиев — төрле жанрларда да бердәй уңышлы иҗат итүче сәхнә остасы. Ул — башкорт халык һәм эстрада җырларын башкаручы. «Актер җыры — 94» конкурсы дипломанты. «Дуслык моңы — 2002» бәйгесе лауреаты.

2000 елдан бирле театрның профсоюз комитетын җитәкли. Шәһәр һәм республиканың барлык иҗтимагый, мәдәни чаралары ансыз үтми.

2014 елда Гөлчәчәк Шәрипова белән «Галиябану. Мәхәббәт турында легенда» милли кинофильмында татар халкының гына мәхәббәт гимны булып калмыйча, башкорт халыкының да мәхәббәт гимны булган төп җырны башкараНа Башкирском спутниковом телевидении представят экранизацию легендарной пьесы «Галиябану» // РЕСПУБЛИКА | новости башинформ.рф.

Риза Мәһәдиев 2021 елның 12 гыйнварында Салават шәһәрендә авырудан вафат булаУмер актёр Салаватского башкирского театра, народный артист Башкортостана Риза Магадеев. ИА «Башинформ», 12 января 2021 года.

Мактаулы исемнәре

Башкортстан Республикасының халык артисты (2010) Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2003) Елның иң яхшы актеры (2003) Башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның Фәридә Кудашева исемендәге «Дуслык моңы» халыкара конкурсы лауреаты (Нефтекама, 2002) «УАктер җыры—1994» конкурсы дипломанты.

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:ССРБ актерлары Төркем:Русия актерлары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:2021 елда вафатлар Төркем:12 гыйнвар көнне вафатлар Төркем:Ишембай районында туганнар Төркем:1972 елда туганнар Төркем:13 март көнне туганнар