Венер Усманов - галим. 1963 елда БАССРның Стәрлебаш районы Бакча авылында туган. Уфа шәһәрендә музыкаль белем бирү буенча специальләшкән мәктәптә урта белем ала. Чабаксар дәүләт педагогика институтының художество-графика факультетын тәмамлый. 1989–1991 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1991–1997 елларда Яр Чаллы шәһәренең 2 нче гимназиясендә рәсем дәресләре алып бара. 2015 елдан ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Фәнни хезмәтләре исемлеге Тарихи ядкәрләр. 1 нче китап. Уфа. 2005. 168 б. Исторические памятники. Вторая книга. Эпиграфические памятники Сеитовской слободы. Уфа. 2006. Тарихи ядкәрләр. 3 нче китап. Уфа. 2011. Тарихи ядкәрләр. 4 нче китап. Уфа. 2011. Исторические памятники. Древние мусульманские надгробные камни города Оренбург. 7- я книга. Оренбург. 2013. 432 с. Исторические памятники. 6- я книга. Мусульманские эпитафии города Троицк. Уфа: Аркаим. 2013. 208 с. Исторические памятники. 10- я книга. Мусульманские эпитафии Чишмы. Уфа. 2014. Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Стәрлебаш авылы. – Казан: ТӘһСИ, 2020. Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Стәрлебаш районы. – Казан: ТӘһСИ, 2021. Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Уфа. – Казан: ТӘһСИ, 2021. Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Федоровка районы. – Казан: ТӘһСИ, 2021. Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Бүздәк районы Шланлыкүл авылы. – Казан: ТӘһСИ, 2021 Татарские эпиграфические памятники Республики Башкортостан: Чишма / В.М. Усманов. – Казань: ИЯЛИ, 2021.
Сылтамалар Венер Мөдәррис улы Усманов. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сайты
Төркем:Чабаксар педагогика институты тәмамлаучылар