'' Люция Галләмова - актриса. 1957 елның 25 февралендә ТАССРның Апас районы Югары Балтай авылында туа. Казан театр училищесын тәмамлый. 1978 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә килә. 1980 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. 2003 елда Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде. Театрда кайбер сәхнәләштергән рольләре Зилә (“Әзелгән яфраклар”, Р.Габделхакова), Айзирәк (“Әллә язмыш, әллә ялгыш”, Н.Нестерова), Бибисара (“Эх, алмагачлары!”, Ш.Фәрхетдинов), Хурия (“Ефәк баулы былбыл кош”, А.Гыйләҗев) Искәрмәләр
Сылтамалар
Люция Заһит кызы Галләмова . Кәрим Тинчурин исемендәге театр сайты. Татарстанның атказанган артисткасы Люция Галләмова 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Татар-Информ, 24 Февраль 2017
Моны да карагыз
Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар