Алия Кәлимуллина - актриса. 1976 елның 10 маенда ТАССРның Кукмара районы Төркәш авылында туа.

1995 елда Казан театр училищесын тәмамлый.

2018 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый.

1995 елның маеннан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли.

2009 елда "Ел хатын-кызы" конкурсының "Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият" номинациясендә җиңүче.

2012 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Кәлимуллина Алия Габделфәт кызы. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры

Моны да карагыз

Төркем:Кариев театры актерлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар