Руслан Айсин, Руслан Валерьевич Айсин (1980 елның 22 апреле, СССР, РСФСР, Сембер өлкәсе, Сембер) — сәясәт белгече-политолог, Бөтендөнья татар яшьләре форумының 2008―2012 еллардагы рәисе. «ТатПолит» телеграм-каналын алып бара ТатПолит (Айсин Р.) Telegram.

Тәрҗемәи хәле 1980 елның 22 апрелендә Сембердә туган. Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2-нче гимназиясен, 2003 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. КДУның матбугат үзәген җитәкли. Бөтендөнья татар конгресында эшли.

2008―2012 елларда Бөтендөнья татар яшьләренең форумын җитәкли. Берничә ел Мәскәүдә яшәп, мөселман фәлсәфәчесе һәм сәясәт белгече Хәйдәр Җамал белән аралашып, аны үзенең укытучысы дип саный.

Казанның татар тарихчылары, фәлсәфәчеләре, журналисталарыннан торган «Татар шакмагы» клубының оештыручысы«Татар шакмагы»: «Безгә Европа милләте булырга язмады». Азатлык радиосы, 2 июль 2020.

2023 елның 23 мартында Россия Федерациясе юстиция министрлыгы Р. Айсинны «ят агент»лар исемлегенә керткән. 2024 елның мартында ике җинаять эше ачылган: аны язмаларына «ят агент» статусы тамгасын куймауда һәм нацизмны аклауда гаеплиләр. На казанского иноагента Руслана Айсина возбудили две уголовки. Mash Iptash телеграм каналы, 19.03.2024.

2024 елның 17 июлендә Россия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы РФ Җинаять Кодексы маддәсе буенча Руслан Айсинны эзләүгә биргәнМВД объявило в розыск иноагента-блогера Руслана Айсина. Татар-информ, 17.07.2024.

Хәзерге вакытта ул Төркиядә яши Политолог из Казани рассказал о признании его иноагентом. 116.ру, 24.03.2024.

Искәрмәләр

Сылтамалар Руслан Айсин: «Бу стратегияне бер адым буларак кына кабул итәргә кирәк». Азатлык радиосы, 5 сентябрь 2020

Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татар милли хәрәкәте шәхесләре Төркем:Россиядә «чит ил агентлары» дип танылган шәхесләр