«Сөмбел» (, ) — нәфис фильм, драма, режиссерлар Рәшит Маликов (Үзбәкстан), Рамил Фазлыевларның 2019―2020 елларда Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың ― мин булмам» әсәре буенча төшергән фильмы. «Татаркино» дәүләт мәдәният бюджет учреждениесенең беренче халыкара проекты ― фильм Үзбәкстан белән бергә төшерелгәнУзбекистан и Татарстан впервые вместе работают над кинопроектом. sng.today, 17.07.2019.
Тарих Нәфис фильмның күренешләре Мамадыш районы Шәдче һәм Җөри авыллары территориясендә һәм Бохарада төшерелгән.
Төп роль булган Сөмбелне Ташкентның рус телле Яшьләр театры актрисасы, милләте белән кырым татары Сабина Асанова, төп рольләр булган Булат белән Байрасны Татарстан актерлары уйнаганУзбекистан впервые снимет кино в Татарстане. centralasia.news/? 17.07.2019. Кинода өч тел (татар, рус, үзбәк) һәм субтитрлар кулланыла.
Китаптагы версия белән кино версиясендә аермалыклар бар. Китапта бертуганнар булган Булат белән Байрасның фильм ахырында бертуган булмавы ачыклана. Үзбәкстан ягы: «Безнең халыкта ике бертуганга бер үк кызны яратырга ярамый, бу хәрам», дигәч, Татарстан ягы үзгәреш кертергә ризалашаЧулпан Галиәхмәтова. «Сөмбел»: Зифа Кадыйрованың башына да килә алмаган сюжет линиясе. «Сөембикә»«», 25.08.2020.
«Сөмбел» фильмы премьерасы 2020 елның 24 — 30 август көннәрендә узган ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан киносы көннәре»ндә Казанда була Татарстан киносы көннәре «Сөмбел» фильмы премьерасы белән ачыла. БТК, 14.08.2020.
Кыскача сюжеты Сөмбел белән Булат бер-берсенә гашыйк булалар. Сөмбелнең баласы туа. Әмма Булат (Арсланов) мәхәббәтенә хыянәт итә. Хыянәтне кичерә алмаган Сөмбел нәни улы белән Бохарага китеп бара. Арслановларның икенче уллары ― Булатның бертуганы Байрас та Сөмбелгә гашыйк. Ул яшь хатын артыннан Бохарага китә. Булат ялгышын аңлый, әмма соң була.
Бюджет Проект бюджетының яртысы ― Үзбәкстаннан, яртысы ― Татарстаннан. Ягъни, режиссерны, Үзбәкстан артистларын, андагы съемкаларны Үзбәкстан ягы түли. Татарстанда барган съемкаларны Татарстан ягы түли.
Актёрлар Фильмда барлыгы 27 актер катнаша. Кастингта Камал театры, Яр Чаллы театры, Әлмәт театры, Әтнә театры актерлары катнашкан.
Төшерү төркеме Режиссёрлар: Рәшит Маликов, Рамил Фазлыев Сценарий авторлары: Рәшит Маликов, Илфат Камалиев Рәссам: Ленар Гыйлметдинов Операторлар: Азат Дәүләтшин, Әмир Галиәскаров Искәрмәләр
Сылтамалар Сумбуль (2021). kino-teatr.ru Рузилә Мөхәммәтова. Зифа Кадыйрованың "Сагынырсың, мин булмам" әсәре буенча кино төшерелә. Татар-информ, 23.07.2019 «Сөмбел» трейлеры Youtubeвидео, 1:55
Төркем:Татар телендәге фильмнар