Мөхәмәт Салихов (? — 1893) — мөселман дин әһеле.

Биографиясе Мөхәмәт Салихов чыгышы белән Уфа губернасы Уфа өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы) Гүмәр авылыннан.

1860 елдан Уфа губернасы Бәләбәй өязе Кара Көек авылы мәчете имам-хатибы була. Аннары Түбән Новгород җәмигъ мәчете имам-хатибы итеп билгеләнә.

1868 елда Казан шәһәрендә сәүдәгәр Җиһанша Госманов тарафыннан Солтан мәчете һәм аның карамагындагы «Госмания» мәдрәсәсе ачылгач, Госманов мәчет имам-хатибы һәм мәдрәсә мөдәррисе вазифаларын үтәргә Мөхәмәт Салиховны чакыра һәм ул моңа риза була. Мәдрәсәдә иске ысул буенча укытылган (кадимчелек), биредә ел саен 100-гә якын шәкерт белем алган.

Ырынбур мөселман Диния назаратына казый итеп сайлангач, Мөхәмәт Салихов Уфа каласына күчә һәм үзенең урынына кияве Солтан авылы мулласы Сәхәбетдин Габделлатыйфны калдыраСултановская мечеть // Префектура «Старый город». 1881-1882 елларда Ырынбур моселманнары диния нәзарәтендә казый вазифасын башкара. 1885-1886 елларда Мөхәмәтьяр Солтанов мөфти сыйфатында властьлар тарафыннан расланганга кадәр Ырынбур мөселман Диния назараты эше белән җитәкчелек итә.

Казанга кайткач тагын 8-нче җәмиг мәчете мәхәлләсен җитәкли.

1893 елның августында вафат булаСултановская мечеть // Префектура «Старый город».

Гаиләсе Уллары:

Салихов Гарифулла Мөхәммәт улы (1861-1915) — мәгърифәтче, тарихчы, дин әһеле. Казанның 8-нче җәмигъ (Усманов) мәчетенең имам-хатибы һәм аның каршындагы «Госмания» мәдрәсәсенең мөдәрисе (1893-1915). Салихов Мөхәммәтгариф Мөхәммәт улы (1870-1921) — укытучы, дин әһеле. Казанның 8-нче җәмигъ (Госманов) мәчетенең имам-хатибы һәм аның каршындагы «Госмания» мәдрәсәсенең мөдәрисе (1915-1917).

Искәрмәләр

Әдәбият

Төркем:Мәдрәсә мөдәррисләре Төркем:Башкортстан дин әһелләре Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Казанда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1893 елда вафатлар Төркем:Уфа губернасында туганнар Төркем:Туу датасы ачыкланмаган шәхесләр Төркем:Татар дин әһелләре