Бу Алматыда чыккан журнал турында мәкалә, Уфа журналы турында моннан укыгыз
«Садак» ― әдәби-нәфис һәм сатирик журнал. 1917―1918 елларда Верный шәһәрендә (Төркестан АССР) татар телендә айга 2 мәртәбә нәшер ителгән.
Тарих Октябрь революциясе алдыннан Төркестан краенда хезмәт ияләренең беренче массакүләм оешмалары барлыкка килә. Верный (1921 елдан Алма-Ата) шәһәрендә «Мөселман эшчеләренең берләштерелгән берлеге» () оештырыла. Ул 1917 елның 13 декабрендә халык арасында популяр булган «Садак» сатирик журналы чыгара башлый История казахской журналистики. Учебно-методическое пособие. geum.ru.
Басманың нашире ― «Садак» җәмгыяте. Журнал литографик ысул белән бастырылган. Әдәби-нәфис, рәсемле сатирик журнал айга 2 мәртәбә чыгар дип планлаштырылган булган.
Басманың мөхәррире ― татар язучысы, тәрҗемәче, журналист Зариф Бәшири (Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири, 1888―1962). Якын хезмәттәшләренең берсе ― (1899―1938), соңрак күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе, танылган публицист.
1918 елның апрелендә, 5 саны дөнья күргәч, чыгудан туктаганТәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 170нче бит.
Чыганаклар «Садак» (Лук). Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр.494. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар Садак (Лук). «Милләттәшләр» порталы Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.
Искәрмәләр
Төркем:Татарча журналлар В Төркем:1917 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:Русия матбугаты Төркем:Алматы